Лениногорскилылар “Адмирал” хәрби-патриотик уенда катнашты (+фотолар)
Лениногорск шәһәренең ДОСААФ авто мәктәбендә «Адмирал» хәрби-патриотик уен үтте.
Анда шәһәребезнең уку йортлары - КНИТУ-КАИ, ЛНТ, ЛПК студент егет-кызлары катнашты.
Алар, "Полководец", "Снайпер", "Хәрби имтихан", "Хәрби граммофон", АК-103 мылтыгын сүтеп-жыю, “Киртәләр полосасын үтеп граната ыргыту” һәм башка биремнәрне үтте.
Соңыннан, урамда пешерелгән боткадан авыз итте.
Хәрби-патриотик уенның бу әле беренче туры гына булды. Тиздән ll тур, анда мәктәп укучылары катнашачак.
III турда финал булачак.
Рамия Гарифуллина, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев