Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар Болгарда Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу бәйрәмендә катнаша

Болгарда Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чарасы бара.

Әлеге чарада Лениногорск делегациясе дә катнаша. Шәһәрдән һәм районыбыз авылларыннан 4 зур автобус белән делегация килде.
Тантаналы чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр һәм район имам мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов катнаша.
Быелгы Болгар җыены масштаблы узуы белән истә калачак. Россиянең төрле регионнарыннан, чит илләрдән дә кунаклар бар.

Лениногорск делегациясен Лениногорскидагы таджик диаспорасы рәисе Низамеддин Эшонов һәм аның командасы тәмле пылау белән сыйлады.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар Ислам дине 1100 ел

2
X