Заман сулышы

Лениногорскилылар! Сак булыгыз – шәһәрдә мошенниклар йөри!

Алар, ишек шакып үзләрен газ хезмәтеннән диләр, документларга кул куйдырып, газ хезмәте өчен сездән акча алырга телиләр!

Игътибарлы булыгыз һәм бу турыда танышларыгызны кисәтеп куегыз.

 Исегезгә төшерәбез: газ хезмәтеннән сезне алдан кисәтмичә килмиләр, бу хакта белдерү, кимендә бер көн алдан подъездлар ишегенә эленә.

Әгәр шушындый шикле кешеләр күрсәгез, кичекмәстән  02 яки 8(85595)2 72 20 телефоннарыннан полиция бүлегенә шалтыратыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: