Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә "Әни белән кыз" исемле чара үтте

27 ноябрдә "Ихлас" мәчете каршында эшләп килүче мөслимәләр җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Әни белән кыз" дип исемләнгән чара да безнең иң кадерле затлар - әниләребезгә багышланган иде. Исеменнән күренеп тора, катнашучылар - әниләр һәм аларның кызлары. Конкурста дүрт пар мөслимә катнашты. Бәйгене Ләйлә ханым алып барды. Чара башланганчы Булат хәзрәт бик...

27 ноябрдә "Ихлас" мәчете каршында эшләп килүче мөслимәләр җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Әни белән кыз" дип исемләнгән чара да безнең иң кадерле затлар - әниләребезгә багышланган иде. Исеменнән күренеп тора, катнашучылар - әниләр һәм аларның кызлары. Конкурста дүрт пар мөслимә катнашты. Бәйгене Ләйлә ханым алып барды. Чара башланганчы Булат хәзрәт бик эчтәлекле вәгазь сөйләде. Җәмгыятебездә, тормышта әниләренең ролен, бигрәк тә бала тәрбияләүдә аларның бурычын һәм никадәр җавапчылыгын ассызлыклап әйтеп үтте ул.

Менә конкурс башланды. Һәрбер парга алдан "өй эше" бирелгән - бик тәмле һәм бик матур итеп әзерләнгән ризыклар алып килгәннәр иде. Гөбәдия дә, төрле пироглар да, кекс та һәм башка ризыклар бар иде. Икенче этапта салатлар конкурсы - кыска гына вакытта әни белән кыз яшелчәләрдән салат ясарга тиеш иде. Бу биремне дә алар бик оста башкарды. Аннан соң башка төрле биремнәр эшләделәр: төсле кәгазләрдән аппликация, бер кул белән - әниле-кызлы сәдәп тагу, пазлдан төрле рәсемнәр җыю, матур һәм дөрес итеп Коръән уку. Конкурслар үтәгән вакытта Ләйлә ханым тамашачылар арасында да викторина үткәрде, үзе-кызлары белән мөнәҗәт укыды.

Соңыннан хуҗабикәләр әзерләгән тәмле ризыклар белән чәй эчү булды.

Ләйлә Гыймранова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев