Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның ачык кортында хоккей буенча ярышлар узды (фотолар)

Нурлат шәһәреннән килгән 2 команда - «Искра» һәм «Буровик» командалары жирле «Ромашка» һәм «Сокол» командасы белән көч сынашты.

Бозда көрәш бик җитди барды. Лениногорск спортчылары беренче секундтан ук бик яхшы әзерлек күрсәтте, алка артыннан алка көндәшләр капкасына очып керә торды.

Хоккейчыларга көч һәм дәрет биреп торырга дуслары һәм әти-әниләре дә килгән.

Мәсәлән, 10 яшьлек Артем Пудяневны якларга килгән әнисе Светлана болай ди:  "Мәйданда (площадьта) яшибез. Безнең ишегалдында шундый искиткеч боз корты булуына бик шатбыз. Артем түземсезлек белән һәр якшәмбене хоккей уйнап өчен көтеп ала",- ди ул.

Хәзерге вакытта хоккей клубында 25 малай һәм кыз шөгыльләнә.

"Минем тәрбияләнүчеләремә 8-15 яшьләр.  Аларның барысын да бер нәрсә берләштерә - ул хоккейга мәхәббәт",- ди "Сокол" клубы тренеры Геннадий Пименов.

Нәтиҗәдә, хоккей ярыштында Лениногорскиның ике командасы да жиңү яулады.

"Сокол"/"Буровик" 6:0 исәбе һәм "Ромашка"/"Искра" - 4:1 исәбе белән. 

Котлыйбыз, молодцы, лениногорскилылар! 

Ильмира Гәрәева

Ләйсән Мансурова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев