Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Мәдәният сараенда гүзәл затларны хөрмәтләделәр (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда якынлашып килүче 8 март көне уңаеннан бәйрәм концерты узды.

Бәйрәмгә килгән хатын-кызларыбызны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.

Шәһәребезнең үзешчән артистлары матур концерт программасы әзерләгән иде. Алар өчен Евгений Ялунин, Гөләндәм Закирова, Екатерина Исмагилова, «Татар егетләре», «Барби» төркемнәре, «Ак калфак» ансамбле матур һәм моңлы жырлар башкарса, «Астра», «Тип-топ», «Пируэт» бию төркемнәре үзенчәлекле биюләр бүләк итте. 

Бәйрәм барышында, шулай ук, тормыш иптәшләре махсус хәрби операцияда булган яшь әниләргә тантаналы рәвештә «Ана капиталы» сертификаты да тапшырылды. Мәсәлән, сертификатка ия булучылар арасында Олеся Хисмәтуллина, Ләйсән Якупова, Виолетта Билалова бар иде. (Автор: мөһим фото) 

Күп балалы әниләрне дә хөрмәтләделәр. Аларга да чәчәк бәйләме белән бүләкләр бирелде. Алар – Низамовлар һәм Гәлиевлар гаиләсе. Низамовлар гаиләсе өч бала үстерсә, Гәлиевлар гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. Шуларның 5се -малай һәм бер кыз. 

Залда утыручы хатын-кызларны да игътибарсыз калдырмадылар, һәрберсенә лалә чәчәге тараттылар. 

Без дә, «Заман сулышы» газеты хезмәткәрләре, хөрмәтле хатын-кызларыбызны чын күңелдән якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлыйбыз. Корычтай исәнлек, озын гомер, гаилә бәхете, барча эшләрендә дә уңышлар телибез. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев