Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Мәктәп укучылары арасында этно-квиз "Живое наследие" үткәрелде (+ фотолар)

Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда мәктәп укучылары арасында этно-квиз "Живое наследие" үткәрелде.

Анда шәһәрнең мәктәп укучылары, ягьни 11 нче гимназия, 12 нче лицей, 8 нче мәктәп һәм башкалар катнашты. Барлыгы 5 команда үзара көч сынашты.

Алар төрле сорауларга жавап бирделэр. Мәсәлән, Рус милләтеннән булган хатын-кызлар элек нәрсә киеп йөргән? Бөтен дөньяга таныш булган Россия сувениры? Татар хатын-кызларының баш киеме? һәм башкалар. 

Зур экранда төрле милләтнең чигелгән сөлгеләре күрсәтелде, укучылар аларны кайсысы нинди милләтнеке икәнен әйтеп бирергә тиеш иде. 

Шулай ук, экранда төрле милләт биюләре күрсәтелде. Һәр команда актив катнашып, дөрес жаваплар әйтте.

Һәр команда капитанын "Эрзянка" мордва фольклор ансамбле житәкчесе Мария Шалина уенга чакырды. Анда да укучылар сынатмады. 

Соңыннан бардык командаларга да дипломнар тапшырылды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Этно-квиз Живое наследие