Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов Беренче май бәйрәме белән тәбрикли

Хөрмәтле лениногорскилылар, кадерле якташлар! Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз!

Беренче май халыкның, чын-чынлап,  яраткан бәйрәме, безнең өчен тынычлык һәм бердәмлек, игелеклелек һәм намуслылык, бер-береңә хөрмәтне символлаштыра.  
Лениногорск районы – сәләтле һәм эшчән кешеләр яши торган төбәк. Беренче май бәйрәме якынлашкан көннәрдә хезмәт ветераннарына, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән һәм киләчәгенә нигез салган һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм. 
Бүген районыбыз үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән һәркемгә: авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, нефть һәм промышленность, мәгариф, мәдәният,  сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, кече бизнес вәкилләре һәм башка өлкә хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.  
Хезмәтегезнең һәрвакыт кирәкле булуын һәм тиешенчә бәяләнүен телим, язгы көннәр сезгә күтәренке кәеф һәм сәламәтлек алып килсен. Сезгә бәхет, тотрыклылык, тынычлык һәм барлык өметләрегезнең чынга ашуын телим.  


Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X