Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәеновның юбилее

Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов бүген, 30 июльдә юбилеен билгеләп үтә. Һәрвакыттагыча, эштә: район һәм шәһәр, кешеләр турында кайгыртып үтәр ул. Шушы көннәрдә "Татарстан" журналы корреспонденты белән әңгәмәдә Лениногорск кешеләре үзенчәлеклеме, дигән сорауга ул: -Алар үзенчәлекле генә түгел, ә үз кешеләр. Күбесен мин бик күптән беләм. Мин бит монда...

Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов бүген, 30 июльдә юбилеен билгеләп үтә. Һәрвакыттагыча, эштә: район һәм шәһәр, кешеләр турында кайгыртып үтәр ул.
Шушы көннәрдә "Татарстан" журналы корреспонденты белән әңгәмәдә Лениногорск кешеләре үзенчәлеклеме, дигән сорауга ул:
-Алар үзенчәлекле генә түгел, ә үз кешеләр. Күбесен мин бик күптән беләм. Мин бит монда тудым, туган җирем өчен барлык мөмкин булганны да, мөмкин булмаганны да эшлисем килә, - ди. - Кайчакта миңа сезнең шәһәр пенсионерлар шәһәре, диләр. Ә мин аларга, шатланыгыз, әгәр кеше синең районыңда яшәргә тели икән, шатлык бит бу, дим.
Яшь гаиләләргә карап, аларның минем буын кешеләреннән талантлы һәм кызыклырак булуын күрәм. Кеше хәзер үзенең тамырларына кайта - без барыбыз да авылдан чыктык бит. Бездә нефтьчеләр дә, төзүчеләр дә атна саен туган авылларына кайта. Бу бик яхшы, чөнки авыллар яңара, җанлана.
Лениногорск районына нәрсә җитми, район башлыгы буларак нинди хыялыгыз бар, дигәнгә:
-Мин 1500-2000 кешелек предприятиеләр резервы булдырырга телим. Ул нефть тармагы белән көндәш, җирле бюджетка өстәмә чыганак, халыкка өстәмә резерв эш урыны булыр иде. Икенчедән, территорияләребезне киләчәктә дә төзекләндерергә телим. Кеше кулы тимәгән урыннар күп бит әле.
Мин районда бик күп матур урыннар беләм-рәссамнарның шулхәтле картина ясаганы юк әле. Мин бит армиядән кайттым да, шунда эшли башладым. Райпода эшләгән 10 елда бөтен районны йөреп чыктым. Ул чакта кыр, урман юлы буйлап йөри идек. Шуңа үзенчәлекле урыннарны күп беләм...
Менә шундый уй-хыяллар, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән яши бүген район башлыгы. Сәламәтлек, ныклык, уңышлар, яңа идея-фикерләр телибез аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев