Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Районда мал азыгы әзерли торган техникаларның әзерлеген комиссия тикшерде

Мал азыгы әзерли башлар вакыт та җитә.

 


3 июньдә район хуҗалыкларында мал азыгы әзерли торган техникаларның әзерлеген махсус комиссия тикшерде.

Комиссия составында Казан аграр институтынң кафедра мөдире Геннадий Пикмуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсе, “Россельхозцентр”, Гостехнадзор белгечләре иде.

Азык әзерләү машиналары комплексының әзерлегенә бәя эш планы нигезендә билгеләнә. Үзйөрешле азык җыю техникасы һәм тагылмалары сезонлы техник хезмәт күрсәтүне, дәүләт техник каравын узарга, тиешле эстетик кыяфәткә ия булырга тиеш, тикшерү көнендә барлык тракторчылар катнашында мәйданчыкта тәкъдим ителергә тиеш.

Комиссия тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирде. Соңыннан иң күп балл җыючы хуҗалыкны билгеләделәр, быел “Август-Лениногорск” хуҗалыгы җыйды.

Лениногорск районында барлыгы 15 берәмлек азык әзерли торган комбайн, 6 үзйөрешле чапкыч, 21 пресс-җыйгыч һәм башка техника исәпләнә.

Быел азык культуралары мәйданы 15 мең гектар. Кышлык өчен малларга 9 мең тонна печән, 40 мең тонна сенаж, 27 мең тонна силос кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мал азыгы техникасын тикшерү

2
X