Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Районның Тимәш авылында ике төрле сайлыйлар (ФОТОЛАР)

Районыбызның Тимәш авыл җирлегендә халык ике ысул белән сайлый: электрон юл һәм гадәттәгечә, бюллетеньнар алып, урнага салып. 1837 нче сайлау участогында беренче тапкыр компьютер-электрон сайлау оештырылган. Сайлау комиссиясе әгъзасы Нуриева Гөлфия әйтүенчә, мондый юл белән сайлаудан авырсынучы юк. Кайберәүләр, аеруча яшьләр җиңел икән, дип әйтәләр, ди. Халык бездә бик актив....

Районыбызның Тимәш авыл җирлегендә халык ике ысул белән сайлый: электрон юл һәм гадәттәгечә, бюллетеньнар алып, урнага салып.
1837 нче сайлау участогында беренче тапкыр компьютер-электрон сайлау оештырылган. Сайлау комиссиясе әгъзасы Нуриева Гөлфия әйтүенчә, мондый юл белән сайлаудан авырсынучы юк. Кайберәүләр, аеруча яшьләр җиңел икән, дип әйтәләр, ди.
Халык бездә бик актив. Көндезге сәгать унга 435 кеше үз тавышын бирде, бу 38 процент дигән сүз. Волонтерлар башта тренажер аппаратта ничек сайларга икәнен күрсәтә, аннары сайлаучылар үзләре аппарат янына барып, моны башкара.
Өлкән яшьтә булса да, Гөләндәм апа Солтанова авырлыгын күрмәде. Башта тренажерда күрсәттеләр, аннан үзе барып сайлады. Ул озак еллар Тимәш мәктәбендә укытучы булып эшләгән, ире Илдар абый белән килгәннәр. Ул исә РРНУда эшләп лаеклы ялга чыккан.
Сайлаулар - һәркемнең гражданлык бурычы. Яңа электрон сайлау да авыр түгел икән, шунысы җайлы: аппаратта телне дә сайлап була. Мин татар теле белән сайлауны башкардым, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев