Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Сарабикколда Россиякүләм тарихи-туган якны өйрәнү укулары узды (ФОТОЛАР)

Районыбызның Сарабиккол мәктәбе бүген бик күп кунаклар каршы алды. Биредә "Татарстанның көньяк-көнчыгышында һәм Лениногорск районында кеше һәм табигать. Сарабиккол авылы һәм Шешминка-Чирмешән ике елга арасы: тарих һәм мәдәният проблемалары" фәнни-практик конференция узды. Анда Казаннан бик күп галимнәр, тарихчылар, республика районнарыннан туган якны өйрәнүче белгечләр чакырылган иде. Конференциядә Татарстанның Ш.Мәрҗани исемендәге...

Районыбызның Сарабиккол мәктәбе бүген бик күп кунаклар каршы алды. Биредә "Татарстанның көньяк-көнчыгышында һәм Лениногорск районында кеше һәм табигать. Сарабиккол авылы һәм Шешминка-Чирмешән ике елга арасы: тарих һәм мәдәният проблемалары" фәнни-практик конференция узды.

Анда Казаннан бик күп галимнәр, тарихчылар, республика районнарыннан туган якны өйрәнүче белгечләр чакырылган иде. Конференциядә Татарстанның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан профессор Альберт Борханов, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Галия Урманова, Татарстан Фәннәр академиясе член-корреспонденты, профессор Вадим Хоменко һәм башкалар катнашты.
Конференция алдыннан мәктәп укучылары чыгышы булды. Аннан пленар өлештә туган як тарихы турында сөйләделәр, өйрәнеп бетелмәгән авыллар турында да сүз булды.

Конференция секция эше белән дәвам итте.
Бу хакта тулырак "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз.
Розалия Мостафина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев