Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Таһир Шәмсуаровтан Яңа елга багышланган өр-яңа шигырь

Яңа елда яңа теләкләр Әтәч елы, олы рәхмәт сиңа, Күңелләрдә җылы хис тулы. Ак бураннар ишеттерде инде - Өрә-өрә килә эт елы. Гомер бакый эт кешенең дусты, Өйне, илне уяу сакласын. Тик шатлыклар керсен капкалардан, Югалтулар ишек какмасын! Җаныбыздан аклык җуелмасын, Елмаюны ешрак таратыйк. Кар астында чәчәк күрә белик, Яратылып...

Яңа елда яңа теләкләр

Әтәч елы, олы рәхмәт сиңа,

Күңелләрдә җылы хис тулы.

Ак бураннар ишеттерде инде -

Өрә-өрә килә эт елы.


Гомер бакый эт кешенең дусты,

Өйне, илне уяу сакласын.

Тик шатлыклар керсен капкалардан,

Югалтулар ишек какмасын!


Җаныбыздан аклык җуелмасын,

Елмаюны ешрак таратыйк.

Кар астында чәчәк күрә белик,

Яратылып яшик, яратыйк!


Могҗизадан аерыла күрмик,

Яшәү күңеллерәк ул шулай.

Минем сыман чынлап ышаныгыз,

Кар кызы бар, бар ул кыш бабай!


Бусагада өр-яңа ел тора,

Өмет белән типсен йөрәкләр.

Күбәләк кар булып куна җиргә

Яңа елда яңа теләкләр!

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев