Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстан инвестицияләр климаты буенча илкүләм рейтингта беренче урынны алды

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицияләр климаты буенча илкүләм рейтингта беренче урында тора. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында билгеле булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Барлыгы чарада Россия регионнарының 50 губернаторы бар иде. Рейтинг нәтиҗәләрен Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе Андрей Никитин хәбәр итте. Ул шулай...

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицияләр климаты буенча илкүләм рейтингта беренче урында тора. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында билгеле булды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Барлыгы чарада Россия регионнарының 50 губернаторы бар иде.
Рейтинг нәтиҗәләрен Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе Андрей Никитин хәбәр итте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, сорау алуда илдәге 400 меңнән артык эшкуар катнашты. Ул искәрткәнчә, инвестицион климат буенча бу өченче кат сорау алу.
Рейтинг төзүгә заказны Россия эшлекле һәм эшкуарлык берлекләре бирде.
Андрей Никитин сүзләренчә, регионнарда кадастр исәбенә теркәү вакыты кимү, эшкуарларны теркәү тизлеге, тцзелеш, электр челтәрләренә кушылуга рөхсәтләр бирү вакыты кыскару күзәтелә.
Эшкуарлар хәзер контроль-күзәтчелек тикшерүләренә, коррупциягә карата таләпчәнрәк, диде Никитин.
43 регионда юллар сыйфаты яхшырганы теркәлгән.
Нәтиҗәдә Татарстан Республикасы рейтингта беренче урынны яулады, икенче урында Белгород өлкәсе, өченчедә - Калуга өлкәсе.
Беренче унлыкта Төмән өлкәсе, Мәскәү, Владимир өлкәсе һәм башкалар.
Дүрт регион рейтингка кермәгән, алар нәтиҗәләр чыгару өчен кирәк хәтле мәгълүматлар җыя алмаган, дип билгеләде Никитин.
ТР Президенты Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев