Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Урдалыда хәрби конфликтларда катнашкан якташларыбызны искә алдылар

Бүген, 15 февраль көнне Урдалы авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә "Вакыт безне сайлады" исемле чара үткәрде. Ул Совет гаскәрләрен Әфганстан иленнән чыгарылуның 29 еллыгына багышланды. Чарада 1 сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр укучы балалар барысы да катнашты. Мәктәпнең класстан тыш эшләрне оештыручысы Сабирова Миләүшә Әфган сугышына багышлап ясалган презентация...

Бүген, 15 февраль көнне Урдалы авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә "Вакыт безне сайлады" исемле чара үткәрде.

Ул Совет гаскәрләрен Әфганстан иленнән чыгарылуның 29 еллыгына багышланды. Чарада 1 сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр укучы балалар барысы да катнашты. Мәктәпнең класстан тыш эшләрне оештыручысы Сабирова Миләүшә Әфган сугышына багышлап ясалган презентация күрсәтте . Аннан соң чарада катнашучылар Әфган сугышы турында, шул сугышта катнашкан авылдаш егетләребез турында тыңладылар. Авыл китапханәсе фондындагы "Әфганстан-Лениногорск" китабы,аның эчтәлеге белән беренче тапкыр таныштылар.

Сугыш булгач, ул югалтуларсыз гына булмый. Безнең авылның да чибәр,акыллы, тәртипле,әле генә 18 яшен тутырган егете Гәрәев Рафик, 1982 елның май аенда армия сафларына чакырыла һәм Әфган иленә эләгә. Ул анда машина йөртүче булып хезмәт итә башлый. Хезмәтенә ярты ел дигәндә, Әфган солдатлары белән коточкыч бәрелештә батырларча һәлак була һәм сентябрь аенда туган авылына җирләнә.

Хәзерге вакытта мәктәп дружинасы аның исемен йөртә, мәктәп музееның бер почмагы аңа багышланган. Анда солдатның армиядән әти-әнисенә язган хатлары, бүләкләре, кайбер шәхси әйберләре куелган. Бүгенге чарада укучы балалар Рафикның биографиясе, аның хатлары белән тагы бер тапкыр таныштылар.

Әлфинур Галимова

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев