Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Урдалыда обелиск ачылды

8 май көнне Туктар-Урдалы авылында Бөек Ватан Сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары истәлеген мәңгеләштергән яңа обелиск ачу белән башланып китте. Обелискка керү юлына бәйләнгән кызыл тасманы кискәннән соң, авылыбыз мәхәлләсе имамы Фәрит хәзрәт корбан булган авылдашларыбыз рухына корьән укыды. Аннан соң авыл башлыгы Мостафин Мосавир Сабир улы доклад...

8 май көнне Туктар-Урдалы авылында Бөек Ватан Сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары истәлеген мәңгеләштергән яңа обелиск ачу белән башланып китте. Обелискка керү юлына бәйләнгән кызыл тасманы кискәннән соң, авылыбыз мәхәлләсе имамы Фәрит хәзрәт корбан булган авылдашларыбыз рухына корьән укыды. Аннан соң авыл башлыгы Мостафин Мосавир Сабир улы доклад белән чыкты, обелискны төзүгә өлеш керткәннәргә рәхмәтен белдерде. Обелиск авыл халкының ярдәме белән төзелде.Моннан ике ел элек, авыл җирлеге, авылдашларга обелискны төзүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗагать иткән иде. Авылыбыз халкының күпчелеге бу сорауга битараф калмады, үзләреннән кем күпме булдыра ала,өлешләрен керттеләр. Авыл башлыгы үзенең гаиләсе исеменнән 3000 сум, авылдашыбыз,шәһәр мәгәриф бүлегендә эшләүче Хаеров Ядекәр Зыя улы,гаиләсе белән бергә шактый зур суммада ярдәм күрсәтте. Ядекәр абыйның әтисе сугыш корбаны,обелискта аның да исеме мәңгеләштерелгән. Ядекәр абый гаиләсе белән үзе дә бу тантанада катнашты һәм чыгыш ясады. Авылыбызның бердәнбер ветераны Хөснетдинов Касыйм абый авылдашларны бәйрәм белән котлады. "Бу көнне күрүемә мин бик кәнагать, сугыштан соң да бер кеше гомере яшәүемә аллаһыма рәхмәт!" дип сүзен тәмамлады ул. Алга таба тантананы Урдалы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары һәм балалар бакчасы нәниләре дәвам итте. Аларның сугыш турындагы шигырьләрен,җырларын халык бик яратып тыңлады. Авыл халкы һәм килгән кунаклар,алдагы көннәребез тыныч тормышта үтсен,тагын да сугышлар күрергә язмасын дигән теләк белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined