Заман сулышы

Вакыт чоңгылында югалмаган бәйрәм

Үзләренең гадилеге, эчкерсезлеге, милли традицияләрне саклап килүче авыл сабантуйларын күрү нияте белән, районыбызның өч - Сугышлы, Керкәле, Шөгер авылларында булып кайттым. Сабантуйны күзәтүне Керкәледән башладык. Ул як сабантуйларының кайсы урында узганын белмәгәнгә, эзләп йөрергә туры килерме дигән идем, юк икән, менә тыкрыкка кереп китәр юлда, коймаларга төсле хәрефләр белән Сабан...

Реклама

Үзләренең гадилеге, эчкерсезлеге, милли традицияләрне саклап килүче авыл сабантуйларын күрү нияте белән, районыбызның өч - Сугышлы, Керкәле, Шөгер авылларында булып кайттым.

Сабантуйны күзәтүне Керкәледән башладык. Ул як сабантуйларының кайсы урында узганын белмәгәнгә, эзләп йөрергә туры килерме дигән идем, юк икән, менә тыкрыкка кереп китәр юлда, коймаларга төсле хәрефләр белән Сабан туеның күрсәткечен куйганнар. Менә моны ясап бик дөрес эшләгәннәр. Авыл гадәтенчә, Сабан туе вакытында түгел, халык җыелып беткәч кенә башланды. көне дә бит әле нинди: салкынча, пыскып кына яңгыр сибәли, каяндыр төньяк җилләре исеп куя. Тик әлеге һава торышы ел буена көтеп алган, шуның өчен ерак аралардан туган якларына кайтучылар өчен киртә түгел. Әнә авыл җирлеге башлыгы Галия Хөсәеновнаның да күңеле көр, көрәштә җиңүчеләргә дип әзерләп куйган бүләкләре белән дә горурланып алды ул: "Зурлар арасында II урынга - тузан суырткыч, III урынга - микродулкынлы мич, ә беренче урынга - тәкә белән электр пычкысы бирәчәкбез", ди. Әлеге шәп бүләккә, соңыннан белешкәч, Керкәле Сабантуй батыры Илфат Вәлиев булганы мәгълүм. Бу бәйрәм ял итүчеләргә генә күңелле, ә оештыручыларга йокысыз төннәр кичерергә туры килә. Соң, аның ярдәм итүчесен, спонсорын табасы бар. Керкәлеләр, шөкер, бу юнәлештә зарланмыйлар, колхоз булмаса да, "Лениногорская"агрофирмасы", Керкәле таш карьеры, "Фемида" фирмасы җитәкчесе Сирин Сәхәпов булышу җаен тапканнар, шулай ук әлеге авыл егетләре Фәрхәт Кыямов, Рафаэль Хафизов, Дамир Гыйләҗев, Равил Әхмәтшинга да рәхмәтләре зурдан.
Сабантуй флагын күтәрү 2011 елгы Керкәле батыры Илфат Вәлиевкә тапшырылды. Шуннан соң авыл җирлеге башлыгы Галия Шириязданова авылдашларга, якташ-кардәшләр, кунакларга кайнар тәбрикләүләрен җиткерде. Лениногорскидан вәкил булып шушы авыл егете - авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Илнур Галимов килеп, шулай ук бәйрәм белән тәбрикләде. Авыл бетә дисәк тә, мәсәлән, Керкәледә генә, ике Сабантуй арасында 12 сабый дөньяга килгән. Әлеге гаиләләрне дә бүләксез калдырмадылар.
Элек заманнарда яшь кызлар, киленнәр матур итеп, бизәкләп, уй-хисләрен сөлгегә чигеп төшергән. Хәзер андый күренеш бик сирәк очрый, ә Керкәледә әлеге йола саклана икән. Бәйрәмгә өлкән яшьтәге апа-әбиләр сөлге чигеп биргәннәр. Аларны олылап, хөрмәтләп, рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук авылның өлкән агайлары, аксакаллары игътибардан читтә калмады, алар һәрвакыт ярдәм итеп, акыллы киңәшләрен биреп тора. Мәйданда төрле уеннар башланып китте. Уен диюгә бер төркем бала килеп, чиратка басты. Бер төркеме йомырка белән кашыкны кабып, тиз арада билгеле араны урап килсә, икенчеләре капчык киеп йөгерде. Монда җитезлек кирәк шул, әнә, бер малай егылып та калды, кызлар янында оятка калып булмый, "ялт" кына сикереп торды. Менә, Ходайның рәхмәте, ялтырап кояш та чыкты. Килгән кешеләрнең кәефләре күтәрелеп китте, авыл өстенә җыр-моң таралды. Бил алышырга теләкләрен белдереп, 14 яшькә кадәрге малайлар языла. Мәктәп директоры Әкрәм Гыйләҗев язып тора, көрәш буенча хөкемдар Мәҗит Галләмов тәртип белән, җайлап кына малай-егетләрне көрәштерә тора.
Бер читтә, күзләрен бәйләп, бала-чага үзенә приз кисеп ала. Карасана, берсе хәйләли, куллары белән тотып маташа. Аңа кире үз урынына басып, яңадан уенчык эзләргә туры килде.
Их, тагын күп кенә уенны күрмичә, әле бит "чүлмәкне ваткан кешегә Рәшит Насыйбуллинның үз куллары белән ясаган комган тапшырабыз", дигән иде Галия Хөсәеновна, аны да күрмичә китәргә туры килде дия-дия, Шөгер ягына юл тоттым.
Ә монда... Мәйдан гөж килә, халык күп. Мин килгәндә, автор-башкаручы Фирдүс Тямаев кул көрәштерүне алып бара иде. Кызык-кызык сүзләр әйткәләп, тирә-юньдәгеләрне көлдертеп тә ала. Шул арада үзенең җырларын тамашачыга бүләк итеп, янына - мәйданга биергә дәшә. Яраталар икән Фирдүсне, шулай булмаса күч-күч ясап, олысы да, кечесе дә биергә чыкмас иде. Менә берәү колгага җәһәт кенә менеп тә китте. Бала-чагалар батутта сикереп рәхәтләнә. Шәһәрдән берничә төрле батут килгән иде. Монда карап, күзәтеп кенә өлгер, ә уеннар, күренешләр бик күп. Әнә, матур түбәтәйләрен киеп, Шөгер төбәгенең атаклы шәхесләре, бертуган Энгель һәм Индус Таһировлар да йөри. Читтән кайтканнар бер-берсе белән хәл-әхвәл белешә, "Иһ, без яшь чакта Сабантуйлар..." дип хатирәләрен бүлешә. Карасана, тегендә капчык сугышы бара лабаса. Чү, тукта, аның берсе халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рим Әмиров үзе түгелме? Нәкъ шул, нәчәлство дип тормаган, баганага менеп утырган. Иһ, фотога төшереп өлгереп булмады. Бу уенда авызыңны ачып торсаң, җиргә, яшел чирәм өстенә егылып төшкәнеңне дә сизмичә калырсың. Рим Рифович та каршында утыручының "кирәген бирде-бирде"дә, соңыннан хәбәр итүләренчә, әлеге уен буенча I урынны яулады. Фирдүс Тямаев Нурлатына китеп баргач, сәхнә берара бушап торды, нәрсә безнекеләр Фирдүстән кимме? Һич юк, моның шулай икәнлеген Айрат Шәйхелисламов җыр башкарып раслады. Мәйдан уртасында алыптай ир-егетләр бил алыша, көрәш кызганнан-кыза бара. Соңыннан белештем: Шөгер батыры булып Рафис Гафиятуллин калган. Аңа тәкә белән ЖК-телевизор бүләк иткәннәр.
Шундый ямьле, матур Сабан туен калдырып китәсе дә килми...Ләкин Сугышлыда тәмамлана күрмәсен дип, шофер белән анда кузгалдык.
Кара боларны, аулакта гына бәйрәм итеп торалар, Сугышлы белән Юлтимер халкын әйтүем, урыннары да шәп. Биредә көчле беләкле ир-егетләр гер күтәрә иде. Алып баручы Айдар Кәримов (аны бирегә "Родник" җәмгыяте шәһәрдән чакырган) җанатар роленә тамашачыларны тартып, күмәк рәвештә көч биреп торалар. "Матур өлешен, онытылмас мизгелләрен күрә алмадыгыз. Баш батырыбыз - Динис Вилданов, аңа тәкә белән тузан суырткыч бүләк иттек. Айнур Алтынбаев белән Миләүшә Сахаува искиткеч матур итеп вальс башкарды, ә Айрат Хәйруллин белән Альмира Мусатҗанова менә дигән итеп татар халык биюен биеде", дип мәгълүмат җиткерде сугышлылар. Виктория Алтынбаева, Рәйсә Сәетова моңлы җырларын бүләк иттеләр. Биредә көчле хатын-кызлар яши икән, чөнки бер дә куркып тормыйча кул көрәштерергә чыктылар. Ә балалар, капчык киеп, егыла-егыла йөгерә. Киләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән авылдагы шәфкать туташлары Халидә Бикбова һәм Җәмилә Йосыпованы котладылар. Менә берзаман күмәкләшеп татар халык биюен биергә зурысы да, бала-чагасы да мәйданга чыкты. Тетәләр генә биеп, такта идән булса, сынган да булыр иде, билләһи. Шул арада һәрберсенең кулларына кулъяулык, йә яулык тоттырып чыктылар. Биюгә авыл җирлеге башлыгы Фларида Янгирова да кушылды. Сызгырып җибәрде, мин сиңа әйтим, яшь егетләрнең сызгыруы бер читтә торсын. Сабан туе ахырына якынлаша, тик берәүнең дә тараласы килми, үзләре әйтмешли: "Сабантуй елга бер генә килә ич". Әйе, ул һәркемнең күңеленә якын, кадерле, вакыт чоңгылында үз ямен, тәмен югалтмаган бәйрәмнәрнең берсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: