Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Хикмәтле укол

Рәзинә юлдан  вак-вак кына атлап килүче хатынны әллә кайдан танып алды. Бу күп бала анасы Мәрзия иде. Корсагы борынына җиткән хатын авыл фельдшерын күргәч,  моңсу гына елмаеп, башын кагып  сәлам бирде.




-    Мәрзия, йөзең бик борчулы. Әллә берәр җирең авыртамы? – дип беренче булып сүзне башлады Рәзинә.
-    Әйе шул, йөрәгем сызлана, уйларым белән “көрәшәм”. Тиздән бала табар вакытым  җитә бит , - дип авыр гына сулап куйды ул.
-    И, Мәрзия! Ничек табармын  дип хафаланасыңмыни?  Беренче тапкыр гына бәби алып кайтуың түгел лә.  Аллага шөкер, балаларың, күз тимәсен,  барысы да матурлар, тупырдап торалар. Ел-саен диярлек Сабир белән малайларны “штамповать” итеп кенә торасыз, - дип шаяртуга күчте Рәзинә.

-    Рәзинәкәй,  ничек табармын дип түгел, кемне алып кайтырмын икән, дип борчылам мин. Бөтен хикмәт шушы малайларда да инде. Абзаң бит кыз көтә. Әнисе, бу юлы да малай таба калсаң, өйгә кайтып керәсе булма, дип яный. Белеп тор, бусагадан да атлатмыйм,- дип көн дә шуны тукыгач борчылмый булмый, - дип яулык очы белән яшьләрен сөртеп алды авырлы хатын.
-      Алдагыларында да малай булса, миңа  әйтеп тә торма. Әнисе, кара аны, әйткән булсын, килеп тә алмыйм үзегезне,  дигән иде. Тәки шулай эшләде бит. Хәниф, Хәлим,  Хәмит улларымны күкрәгемә кысып,  бала тудыру йортыннан  ялгызым гына кайттым. Өйгә дә,  кеше күзенә күренмәс өчен, кача-поса  бакча артыннан гына кердем. Сабир әйткән сүзендә тора торган ир. Әгәр дә мәгәр бу юлы да малай  тапсам, көт тә тор, өйгә кертмәс тә. Яшь бала белән йөрерсең аннары адәм көлкесе булып. Хурлыгы ни тора тагын?- дип эчендәгесен ярып салды  ана.

-    Имәндә икән чикләвек! Менә сиңа мә!- дип телен шартлатты Рәзинә. Аннан ипләп кенә:
-    Син, Мәрзия, бик бетеренмә әле алай. Кем белә, бәлки, үзең кебек чибәр кыз бала да табып куярсың.  Аннан ир бала туса да, кешенеке түгел, үзегезнеке ич. Иң мөһиме, дүрт ягы да сәламәт, камил акыл белән тусын, дип телик, - диде. 
-    И, Ходаем хәерлесе белән була күрсен! Бәлки, бәхетем булып, чынлап та, кызлы да булып куярмын.  Соңгы арада төшләремдә дә гел башына яулык бәйләгән бала керә. Рәхмәт, сиңа Рәзинәкәй! Син кешене тәмле сүзең белән дә дәвалый беләсең шул,  - диде күңеле бераз күтәрелгән  Мәрзия.

-    Ишетсен колагың, бу авыр уйларыңны башыңнан һәм йөрәгеңнән бөтенләйгә  алып ташла! Мәрзия, киңәшем шул, үзеңне һәм  туачак балаңны сакла, - дип артыннан кычкырып калды авылдашына Рәзинә.


Ә икенче көнне фельдшер эшкә килүгә, фермада терлекләр караучы Мәрзиянең  ире Сабирны амбулаториягә дәшеп алды. 
-    Сабир, сиңа 45 яшьтән соң ирләргә кадый торган прививканы ясамаганбыз икән,  әйдә кил әле, чалбарыңны төшер, - диде  процедура бүлмәсенә кергән Сабирга якынрак үтәргә кушып.
-    Тагын нәрсә уйлап чыгардылар инде? Нинди прививка, - дип Сабир көйсезләнгән арада Рәзинә  тиз генә  шприцка дару  җыеп, ирнең  йомшак җиренә энәсен  төртте.
-    Әллә ясадың да?! Кулларың йомшак икән, сизми дә калдым, - дип рәхмәт әйтеп чыгып киткән Сабир, ун- унбиш минуттан тагын йөгереп килде. Ул арт ягына ут капкан кеше сыман бүлмәгә атылып керде дә:
-    Рәзинә,  Рәзинә! Уф, үләм, үләм! Коткар, зинһар,  үтереп эчем авырта! – дип разбуй салып кычкыра башлады.
-    Чү, нәрсә булды? Нигә шулхәтле кычкарсың?
-    Менә шунда кысып-кысып авырта, пычак белән тураклыйлармыни,  авыртуга һич чыдарлык түгел, - дип эчен сыпыргалый-сыпыргалый,   сикергәләде әзмәвер гәүдәле авыру.
-    И, Сабир! Тулгагың тота, авырга калгансың бит. Кыз бала алып кайтмакчы буласыңдыр инде, - дип диагноз куйды фельдшер.


-    Нинди тулгак? Нәрсә сөйлисең син?- диде  гаҗәпләнүдән һәм авыртудан күзләре акайган ир.
-    Түз, сабыр бул! Хатының Мәрзия бала тапканда һәрвакыт шулай интегә. Баланы якты дөньяга китерүе бик ансат кына дип белдеңме әллә? Хәер, хатын-кыз күргәннәрне ир-ат халкы аңлый димени ул? Бу авыртуларың- газапларыңның башы гына.  Мәрзияңә бу юлы да  кыз бала тудырмасаң, өйгә дә кертмим дигәнсең бит. Ул таба алмый икән, хәзер синнән таптырабыз. Сабир, тирән итеп сулыш ал, тирән итеп, - диде Рәзинә тыныч кына. 


-    Рәзинә, зинһар, коткар! Бу хәтле авыртуга чыдар хәлем юк, үләм-әм! Хатынымны кемне тапса да кертәм, кертәм! Ант менә, тугызынчыга да малай тапсын!  Берүк малай таба күрсен. Кыз бала булса, аңа да бала табып, тулгак белән интегәсе. Юк, юк! Тугыз, туксан тугыз малай  тапса да, моннан ары  Мәрзиямә  тел-теш тидермәм, валлаһи! Малайлар бүләк иткән хатынымны кулымда гына күтәреп йөрермен, - дип идәндә тәгәрәгән ир,   кирәкле укол кадагач кына,  тынычланды.  Шул көннән соң  ул амбулатория тирәсендә башка күренмәде,  фельдшер Рәзинәне дә  танып алса,  әллә кайдан урап узды. 


  Сабир әйткән сүзен җилгә очыра  торган ирләрдән түгел. Бөтен авыл халкын шаккатырып хатыны Мәрзияне, яңа туган Йосыфны бала тудыру йортыннан кыңгыраулы пар атлар җигеп,  үзе барып алды. Кечтек улын  кулыннан да  төшерми, хатынына да  тәмле телен җәлләми,  “матурым”, “кояшым”, “алтыным” – дип кенә эндәшеп  тора.
 

Зилә Мөдәррисова

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев