"Үзеңне сакла, бәгърем" - Зилә Мөдәррисова хикәясе
Гомер көзләренә кергән ир белән хатын әкрен генә сөйләшә. Тавышлары да, йөзләре дә боек. Бер-берсеннән яшьле күзләрен алмый, тимер рәшәткә аша гына кулларын кысып, бик борчылып сөйләшәләр. Ничек борчылмыйсың, төрмә бит бу...
- Хәлең ничек соң? Тамагың тукмы? Салкын түгелме? - дип сорый хатын өзгәләнеп.
- Борчылма, минем хәл түзәрлек. Син үзеңне сакла, бәгырем... - ди ире аны кайгыртып.
Алар кырык елдан артык бер-берсен аңлашып, хөрмәтләп яшәде. Дөрес, гаилә башлыгының салгалап кайткан чаклары булды. Азмыни ул дөньяда эчкән ир-ат? Тик Сабирҗанның башкалар шикелле тавыш чыгарып сугышканы, хатынына авыр сүз әйтеп рәнҗеткәне булмады. Рәсимәсе аңа гомер буе рәхмәтле булып яшәде. Беренче ире вафат булып, кулында яшь бала белән калган мәле иде аның. Озын толымлы, чем кара күзле тол хатынга Сабирҗан бер күрүдә үлеп гашыйк булды. Артыннан килеп аны мәңгелек юлдашы булырга сорады. Аның улын да якын итте, бер-бер артлы үзләрнеке дә туды. Бердәм һәм тату гаилә булып яшәделәр. Их, ул Рәсимәнең өздереп гармунда уйнаулары. Их, ул бәхетле көннәр, рәхәт минутлар!
Әмма бу матур һәм тыныч тормышны сызып ташларга нибары бер көн, юк, берничә минут җитте. Бер мизгелдә барысы да челпәрәмә килде. Әҗәлен якынайтырга ашыгып, Рәсимәнең хастахәнәдә дәваланып яткан җиреннән кайтуын әйт әле син! Ул көнне табиб, шәфкать туташларына ялына-ялына, качып диярлек, берничә сәгатькә генә гаиләсен күрергә сорап чыккан иде ич. Үз аяклары белән кайткан хатынны соңыннан авыр хәлдә “ашыгыч ярдәм” машинасында алып килделәр. Аның хәле бик мөшкел, җәрәхәтләре шулхәтле тирән иде, хәтта ашыгыч рәвештә калага ук алып киттеләр. Кояшлы көннең азагы шундый фаҗигале төстә тәмамланыр дип кем уйлаган?
Ниләр генә күрми-кичерми адәм баласы. «Күрәчәген күрми гүргә керми», «Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри» диләр. Көзге матур көндә чәчләренә чал кергән бу абзыйның кеше ышанмаслык җинаять кылуын беркем аңламады. Һәрхәлдә бу явызлыкны аннан беркем көтмәде. Үз куллары белән газиз баласын үтерде ул... Бу кеше ышанмаслык хәл иде. Утыз яше дә тулмаган Марсельның гомере шулай өзелүе зур бер фаҗига булды. Югыйсә, “үзенчәлекле” булып туган бу бала ата-анасының бәгыръ җимеше иде. Алар улларын җил-яңгырдан сакларга, үзен ким-хур тоймасын дип яшәтергә тырышты. Тирә-юньдәгеләр дә аны үз итте, яратты. Сабирҗанның улына мөнәсәбәте гел яхшы булды. Гомер буе шофер булып эшләгән атасы янында кайнашырга ярата, кулыннан килгәнчә ярдәм итә иде Марсель.
- Сабирҗан үз-үзен белештермичә улына пычак белән кадаган. Балакай шунда ук җан тәслим кылган. Рәсимәне дә нык яралаган, - дип, аһ-ваһ, килде халык. Бу шомлы хәбәрне ишеткән дус-туганнар, күршеләр генә түгел, бөтен дөнья шаулады.
Әйе, көтмәгәндә-уйламаганда Гариповлар гаиләсе ишеген кайгы шакыды, йорт эчен ачы хәсрәт басты. Кояшлы матур көндә рәхимсез җил чыгып, җан өшеткеч бу хәбәр үзәкләрне өзде.
Их,ул көнне яңадан кайтарып булсамы? Язмыштан узмыш юк, дибез, шулай булырга тиеш дип уйлыйбыз. Ләкин кайбер очракларда язмыш-тәкъдир эшләренә үзебез дә катнашкан булып чыгабыз, киләчәгебезне үзебез катлауландырабыз һәм газаплы гомер юлын үтәбез. Әллә соң бу тормышта бар нәрсә дә адәм баласына сынау итеп биреләме? Бу сынауларга бәгырең генә түзсен. Кешенең үлеме ике кашы арасында гына. Адәм баласы вакыт һәм үлем алдында ярдәмсез һәм чарасыз шул.
Әллә бу очракта башка сыймаслык, коточкыч вакыйганың төп гаепчесе барыбер дә эчүчелекме? Әллә ул көнне Сабирҗан акылын җуйдымы? Яман гадәт – кешелекнең дошманы. Гаилә башлыгы төзәтә алмаслык гамәлен исерек халәттә башкарды. Җиденче дистәсенә кергән Сабирҗанны богаулап, төрмәгә озаттылар. Аракы эчүнең бәласе аны мәңгелеккә якыннарыннан аерды, ирегенән мәхрүм итте...
Ә тормыш иптәше үләр алдыннан ире янына алып баруларын бик үтенгән. Ни хикмәт, аның күңелендә хәсрәт китергән иренә бернинди нәфрәт-рәнҗү булмаган. Бәхилләгән ул газизен...
-Сиңа авырдыр инде монда. Ашарыңа җитәме? – Рәсимәнең яңагы буйлап тозлы кайнар күз яшьләре тәгәри.- Бәлки сиңа акча салырга кирәктер?
-Юк, борчылма, әнисе! Бәгырем, син үзеңне сакла инде!- дип кайгырта Сабирҗаны.
Бу аларның иң соңгы очрашулары иде...
Ниләр генә күрми адәм башы. Яман тәкъдирләрдән Аллаһым үзең сакла.
фото:пиксабай.ком
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев