Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Гөбәдия пешерәбез

Камыр ясау: Майлылыгы 15 процентлы 1 литр каймак, 6 йомырка, 1 аш кашыгы тоз, 3 уч шикәр комы (120 г тирәсе), 80 г чүпрә (коры чүпрә ярамый, камырны начар кабарта икән), 200 г акмай, 50-60 г үсемлек мае. 1 литр сыеклыкка 2 кг исәбеннән он алына. Онны салганчы, сыеклыкны чак...

Камыр ясау:
Майлылыгы 15 процентлы 1 литр каймак, 6 йомырка, 1 аш кашыгы тоз, 3 уч шикәр комы (120 г тирәсе), 80 г чүпрә (коры чүпрә ярамый, камырны начар кабарта икән), 200 г акмай, 50-60 г үсемлек мае. 1 литр сыеклыкка 2 кг исәбеннән он алына. Онны салганчы, сыеклыкны чак кына җылытып алырга кирәк.
Май камырны басып бетерер алдыннан гына салына. «Аркадан тир бәреп чыкмый торып, камыр әзер булмый», - ди Гөлсинә ханым. Басканнан соң камырның бераз кабарганын көтәргә кирәк. Бу кад?р камырдан өч таба гөбәдия чыга.
Эчлеген ясау:
(бер таба гөбәдиягә)
1 стакан тулыр-тулмас дөге, 5 йомырка (кабыгы әрчелгән йомырканы тозга манып алып, эре угычтан уалар), 1 стакан йөзем җимеше, 300 г корт, 350 г акмай. Эчлек катлы-катлы итеп салына. Акмайны йөзем өстенө түшәп чыгалар. Гөбәдиянең аскы ягына - 500 г, өске ягына 200 г камыр кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев