Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Кишер катламасы рецепты

Кытайда яшәүче татарларның ризыгын - «чәй камырын» пешереп карарга тәкъдим итәбез. Кирәк: Камырга (4 өлеш өчен): * 2 кечкенә кәсә он; * су; * тоз; Тоз салып, суга гына уртача йомшаклыктагы камыр басабыз. Эчлек өчен: * 3-4 кишер; * шикәр комы (кем ничек ярата, шикәр комын шуның кадәр сала); *...

Кытайда яшәүче татарларның ризыгын - «чәй камырын» пешереп карарга тәкъдим итәбез.

Кирәк:

Камырга (4 өлеш өчен):
* 2 кечкенә кәсә он;
* су;
* тоз;

Тоз салып, суга гына уртача йомшаклыктагы камыр басабыз.

Эчлек өчен:

* 3-4 кишер;
* шикәр комы (кем ничек ярата, шикәр комын шуның кадәр сала);
* үсемлек мае.

Эш барышы:

Камыр никадәр юкарак булса, шулкадәр әйбәтрәк. Юка булсын өчен, уклау белән җәйгәннән соң, камырны күтәреп, кул белән тарттырып та җәябез.

Җәем өстенә майны кул белән тидереп-тидереп чыгабыз. Аннан җәймәгә кишер эчлеген җәябез. Май белән шикәр комы кишергә сеңеп бетсен өчен, эчлекне камыр ясаганчы ук әзерләсәң әйбәтрәк. Кишерне кыргыч аша буйга уабыз. Үсемлек маен табада бик нык кыздырабыз, суытабыз һәм шуннан соң гына кишергә кушабыз. Эчлекне җәем өстенә тигезләп таратабыз һәм рулет сыман төрәбез.
Мантый савытын майлыйбыз, әзер катламаларны шунда урнаштырабыз. Көчле утта 20-25 минутта кишер катламасы пешеп тә чыга.

Пешеп чыккач, шунда ук алырга кирәк. Табынга, өлешләргә турап, җылы килеш тә, салкын килеш тә чыгарырга була.

http://almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев