Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

"Казан" аэропортына бирелергә мөмкин булган төп исемнәр билгеле

Проектта илдәге 47 эре, шул исәптән икесе Татарстаннан, аэропорт катнаша.

«Казань» халыкара аэропорты исемен тулыландыру өчен Татарстан халкы дәгъва итүче төп өч исемне ачыклады. Алар: татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай, совет авиаконструкторы Андрей Туполев.

«Бигеш» халыкара аэропортына дүрт шәхес исеме дәгъва кыла. Алар: композитор Салих Сәйдәшев, рәссам Иван Шишкин,галим Дмитрий Менделеев, дәүләт эшлеклесе Николай Лемаев. Бу хакта бүген «Россиянең бөек исемнәре» проекты финал этабы башлану уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.

Бүгенге көндә Татарстан эропортларына яңа исем бирүдә 110 меңләп кеше тавыш бирүдә катнашкан.

Ачык тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Тавыш бирү көннәрендә кайнар линия эшли. Татарстан халыкара аэропортларына исем сайлауда үз тавышыңны 88007079317 телефоны аша җиткереп булачак. Тавыш бирү статистикасы һәр көнне проект сайтында яңартылып тора. Җиңүчеләр 5 декабрьдә ачыкланачак.

«Россиянең бөек исемнәре» бәйгесе 11 октябрьдә башланып киткән иде. Тавыш бирү дүрт этаптан тора. Өчесе инде үтелде. 21 октябрьгә кадәр төбәк иҗтимагый палаталары кандидатлар исемлеген булдырды. Бәйгедә катнашучы аэропортлар булган шәһәр халкы 30 октябрьгә кадәр исемлеккә шәхесләрдән үз кандидатураларын тәкъдим итә алды. 11 ноябрьгә кадәр ачык сораштыру юлы белән финалистлар ачыкланды.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/12/174988/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү

2
X