Заман сулышы

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

  • 21 апрель 2018 - 17:14
    Соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак?
    Соңгы кыңгырау бәйрәме, чыгарылыш кичәләре һәм аттестация тапшыру көннәре билгеле.
    146
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 11:32
    Татарстанда фаҗига
    Татарстанның бер районында ташландык йортта мәктәп укучысының мәетенә тап булганнар.
    356
    0
    0
  • 10 апрель 2018 - 16:35
    Лениногорск егетләре армиягә китәргә әзерләнә
    Район һәм шәһәрдә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Бу юлы бездән 94 егет солдат шинеле киячәк.
    231
    0
    0
  • 9 апрель 2018 - 15:42
    Лениногорскилылар, шимбә өмәсенә чыгабыз!
    Шәһәр һәм районны чүп-чардан чистарту буенча өмә быел 21 апрельдә узачак.   
    254
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 11:32
    Лениногорскида март аенда ничә бала туган?
    Шәһәр һәм районда язның беренче аенда 63 бала дөньяга килгән. Шуларның 25се - кыз, 38 - малай. Иң популяр исемнәр: Радмир, Илья, Валерия һәм София. Март аенда 32 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Лениногорск ЗАГС бүлеге.
    235
    0
    0
  • 29 март 2018 - 11:26
    Лениногорскида санитар икеайлык башлана
    1 апрельдән республикада, шул исәптән безнең шәһәр һәм районда санитар икеайлык башлана. Аның барышында ишегалларын, урамнарны, парк һәм скверларны чүп-чардан чистарту планлаштырыла. Санитар икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк, һәр атнаның сишәмбесе, гадәттәгечә, санитар-чистарту көне. Зилә Мөдәррисова фотосы
    173
    0
    0
  • 28 март 2018 - 07:50
    Тимәштә йорт янган
    Кичә, 27 мартта, кичке сәгать 8 тулганда "112" хезмәте телефонына янгын чыгу турында хәбәр керә. Тимәш авылында Молодежная урамындага бер йортка ут капкан. Янгын сүндерүчеләр янгынны 21 сәгать 24 минутта тулаем сундереп бетерәләр. Ут 100 кв.метрга зыян салган, дип хәбәр ителә МЧС сайтында. фото: http://16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/6672615/
    170
    0
    0
  • 27 март 2018 - 16:18
    Куакбаш мәктәбе укучылары да язны каршы алды (фотолар)
    Куакбаш мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме узды, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Укучылар бәйрәмнең традицияләре белән танышкан. Алар янына Кыш бабай да килгән. Бәйрәм җыр-биюләр белән узган. Фотолар: edu.tatar.ru/l-gorsk/kuakbash/sch/main-news
    23
    0
    0
  • 27 март 2018 - 12:59
    Лениногорскилыларны Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов кабул итә
    30 мартта "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә,адресы: Лениногорск, Булгаков ур,1а йорт, (ЗАГС бинасы, монумент ягыннан керергә), республика Дәүләт Советы депутаты Ильдус Касыймов гражданнарны кабул итә. Кабул итү 12.00 сәгатьтә башлана. Алдан язылу өчен телефон:5-16-11 и 5-25-89).
    22
    0
    0
  • 26 март 2018 - 11:34
    «МММ» пирамидасының "әтисе" Сергей Мавроди вафат булган
    Заманында бар планетага шаулаган «МММ» финанс пирамидасына нигез салучы Сергей Мавроди йөрәк өянәгеннән вафат булган дип фаразлана. Бу хакта «Московский комсомолец» яза. Сергей Мавроди җитәкләгән «МММ» финанс пирамидасы 1992 елда барлыкка килә. 2003 елда Мавродины мошенниклыкта гаепләп ирегеннән мәхрүм итәләр. --- Матбугат.ру
    25
    0
    0
  • 22 март 2018 - 18:08
    Татарстанда Алексеевск – Әлмәт түләүле автомагистрале барлыкка киләчәк
    Юл Кичү һәм Кичүчат авыл җирлекләре территорияләре буйлап узачак. (Казан, 22 март, "Татар-информ").Татарстанда Алексеевск - Әлмәт түләүле автомагистрале территориясен планировкалау буенча документацияләрне эшли башлаячаклар. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов имзасы белән тиешле карар Татарстан хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылган. Проект "территорияне тотрыклы үстерүне тәэмин итү максатыннан" башкарылырга тиеш....
    23
    0
    0
  • 22 март 2018 - 10:22
    Лениногорскилылар, сак булыгыз: түбәләрдән кар төшә
    Һава температурасы үзгәреп тору сәбәпле түбәләрдән кар төшә башлады. Өй кырыйларыннан, балкон аслрыннан үткәндә игътибарлы булуыгыз сорала. Шулай ук машина куйганда да сак булыгыз! Зилә Мөдәррисова фотосы
    27
    0
    0
  • 21 март 2018 - 18:12
    Лениногорск укытучысы беренче бишлеккә керде
    Күптән түгел Казанда "Россия ел укытучысы Татарстан Республикасында" бөтенроссия конкурсының региональ этабы узды. Ул ике номинациядә узды. "Ел укытучысы" номинациясендә 7нче мәктәптән инглиз теле укытучысы Алинә Галимова катнашты. Ул конкурсның зональ этабы җиңүчесе булган иде. Номинациядә 40 катнашучы биремнәрне үтәүдә көч сынашты. Нәтиҗәдә, 15 иң-иң укытучыны сайлап алганнар. Алар арасында...
    32
    0
    0
  • 19 март 2018 - 10:41
    Лениногорскида вакытлыча телевизор күрсәтмиячәк
    26 мартта Лениногорск радиотелеүзәгендә планлы ремонт-профилактика ремонт эшләре үткәрелә. Бу көнне 8.00-16.00 сәгать аралыгында җиһазлары радиотелеүзәктә булган телерадиокомпанияләрнең тапшырулары күрсәтмиячәк.
    23
    0
    0
  • 18 март 2018 - 14:30
    Шөгернең үсеп килүче буыны өлкәннәргә булыша (ФОТОЛАР)
    Язгы мәрхәмәтлелек атналыгында районыбызда игелекле эшләр дәвам итә. Шөгер яшьләре китапханә хезмәткәре Гүзәл Рамиловна белән өлкәннәргә тимурчылык ярдәме оештырганнар. Өлкәннәр рәхмәт әйтеп, изге теләк теләп калган. vk.com/shugurovo2016 фотолары
    26
    0
    0
Реклама
Ночной режим