15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә.
Әлеге дата 1995 елда Пекин шәһәрендә Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан уздырылган VI Халыкара хатын-кызлар конференциясендә барлыкка килә. Рәсми рәвештә аны беренче тапкыр 2008 елда билгеләп үттеләр.
Мичурин авылында әлеге көн уңаеннан мәдәният йортында тематик чара үткәрелде.
Чарага җыелган хатын-кызларны Мичурин авыл башлыгы Рәмзия Иванова котлады.
Күңел ачу өлешенә авыл көнкүрешен белү, зирәклек һәм команда рухына корылган конкурслар һәм уеннар кертелгән иде. Барлык катнашучылар да программага актив кушылды, ә җиңүчеләр истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.
Соңыннан чәй табыны янында аралашуны дәвам иттеләр.
Хатын-кызлар оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп, ял итеп, канәгать булып кайтып киткәннәр.
Нет комментариев