Үзара салым акчасы авыл халкына ярдәмгә килә.
Районыбызның Ивановка авылында үзара салым акчасына чүп салу өчен контейнерлар сатып алганнар. Барлыгы дүрт данә контейнер дүрт җирдә урнаштырылган: Юность урамында мәйданчыкта, христиан зиратында – ике данә, мөселман зиратында – бер данә. Бу чүп контейнерлары капкачлы, күләме дә зур.
2025 елның ноябрендә үк әлеге авыл җирлегенең 4 торак пунктында үзара салым җыю буенча гражданнар җыеннары узды, һәм һәр авыл халкы үзара салым акчаларын җыю һәм җыелган акчалар тотылачак чаралар турында үз карарларын кабул итте.
Исегезгә төшерәбез: үзара салым средстволары - ул җирле әһәмияттәге конкрет бурычларны хәл итү максатында башкарылучы гражданнар тарафыннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр. Мәсәлән, торак пунктны төзекләндерү, аның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен һ. б.
фото: авыл җирлегеннән
Нет комментариев