Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

1 августтан Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләячәкләр

1 августтан Россиядә 2016 елдан соң беренче тапкыр эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләячәкләр. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

 

Түләүләрне яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак, моның өчен бернинди гариза да кирәкми. Әмма индексациягә эш бирүчеләре 2018 елда алар өчен пенсия һәм иминият взносларын түләгән пенсия яшендәге гражданнар гына өметләнә алачак, дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында.

2015 елдан пенсия яшенә җиткәннән соң эшләвен дәвам итүчеләргә пенсияләр пенсия балларына нигезләнгән яңа формула буенча исәпләнә. Бер яктан, түләүләрнең күләме эш бирүче тотып калган акчаның күләменә бәйле булса (әгәр хезмәт хакы зур икән, тотып калынган сумма да шулкадәр зуррак булачак), икенче яктан, ул рәсми рәвештә билгеләнгән чикләрдән артып китә алмый.

Пенсия фондында 2019 елның августында түләүләр өч пенсия баллыннан да күбрәккә артмаячак дип кисәтеп куйдылар инде. Бер баллның 81,49 сумга тигез икәнлеген исәпкә алсак, өстәлгән акчаның иң зур күләме 244,47 сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/30/190660/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X