Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11нче гимназия укучысы Дамир республикакүләм фестивальдә җиңү яулады

Фестиваль Лаеш районында урнашкан «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү лагеренда үтте.

11нче гимназия укучысы Дамир Динекаев Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият буенча  «БикаФест» фестивалендә катнашты. Фестиваль талантлы яшьләр оешмасы "Сәләт" тарафыннан уздырыла.

«БикаФест» - гади фестиваль генә түгел. «БикаФест» - сәләтеңне үстерү, тәҗрибәле остазларның киңәшләрен ишетү мөмкинлеге дә.

Дамир Динекаев әлеге фестивальдә  "Үз шигырен иң оста башкаручы" номинациясендә җиңү яулады. Җитәкчесе - 11нче гимназия укытучысы Фәридә Әхмәтшина.

Ике көн эчендә узган бу чарада катнашучыларга атаклы артистлар, язучылар мастер-класслар, дәресләр үткәрделәр. Алар арасында Рәмис Аймәт, Римма Ибраһимова, Резидә Сәлахова, Зөлфәт Закиров, Рифат Сәлах, Артем Пискунов, Йолдыз Миңнуллина, Зәринә Хәсәншина, Илүзә Хуҗина һ.б. бар иде. Кызыклы очрашуларга балалар бик шатландылар. Аларның хәтта кайтып китәселәре дә килмәгән.

 

фотолар: Динекаевлар гаиләсеннән.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев