Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11нче гимназиядә белем бәйрәме (+ФОТОЛАР)

Лениногорскиның 11нче гимназиясенә 94 бала беренче сыйныфка укырга килде.

Алар өч класста белем алачак.

Гимназиядә Белем бәйрәме бик матур, дулкынландыргыч узды. Беренче сыйныфлар өчен әле бар нәрсә дә кызык булып тоелса, 11нче класс егет-кызлары өчен җитди чор башлана. Алда имтиханнар, укырга керү.

Мәктәпкә тәүге адымнарын ясаучыларга, тәмамлау алдында торучы укучыларга, укытучыларга, хезмәттәшләренә, әти-әниләренә, укучыларга гимназия директоры Флера Хәйбрахманова уңышлы уку еллары теләде.

Котлауларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов кушылды. Татарстан цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын һәм шәхсән үзеннән котлау җиткерде.

Гимназия укучылары үзләренең оста, талантлы булуларын тагын бер кат исбатлады, җырладылар, биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев