Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

16 апрельдә Таиландтан кайткан татарстанлыларны туганнарыннан каршы алмауларын сорадылар

Рейс пассажирлары шунда ук обсерваториягә яки хастаханәгә җибәреләчәк.

 

 

Туганнары 16 апрельдә Таиландтан Татарстанга кайткан пассажирлар белән очраша алмыйлар. Кайтучылар аэропорттан обсерваториягә, Covid-19 билгеләре булган очракта йогышлы авырулар хастаханәсенә юл тотачак. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча республика штабы җитәкчесе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

"Якыннарын каршы алу өчен Казан аэропортына бер генә туганы да килергә тиеш түгел. Барлык килүчеләр обсерваториягә җибәреләчәк", – дип ассызыклады Фазлыева.


Обсерваториядә аларга ике урынлы номерларда туклану һәм яшәү тәэмин ителәчәк. Беренче чиратта кирәкле барлык товарларны алар акчасына сатып алып, китереп бирәчәкләр. Туганнарына турыдан-туры түгел, ә профсоюз җитәкчесе аша шалтырата алалар.

Таиландтан 16 апрельгә билгеләнгән рейс Татарстанга 100 дән артык кешене китерергә тиеш.

 

https://www.tatar-inform.ru

http://almet-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев