Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2018 елда Лениногорск бюджеты кереме 1 миллирд сумнан арткан

Район предприятиеләрендә айлык уртача хезмәт хакы 13 процентка артып, 35 мең сумга кадәр җиткән.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Лениногорск районы бюджеты 1 млрд сумнан артык керем алган, бу узган елга караганда 7 процентка артык. Үсешкә Лениногорскида яшәүчеләрнең хезмәт хакы артуы нәтиҗәсендә ирешелгән. Бу хакта район башлыгы Рәгать Хөсәенов хәбәр итте.

«Хисап чорында районның консолидацияләнгән бюджетына 1 миллиард сумнан артык салым һәм салым булмаган керемнәр кергән. Бу еллык планнның 108 проценты һәм 2017 ел күрсәткечләренең 107 процентын тәшкил итә», — диде Рәгать Хөсәенов. Аның сүзләренчә, бюджетның гомуми кеременең 61 процентын физик затлар салымы тәшкил итә. Аның күләме - 610 миллион сумнан артык.

«Район предприятиеләре буенча айлык уртача хезмәт хакы 35 мең сумнан артык, яки 2017 елның шул ук чорындагы күрсәткечләрнең 113 проценты. Бер җан башына акчалата керем 25 мең сумнан арткан», — диде район башлыгы.

Лениногорскида яшәүчеләрнең хезмәт хакы районның икътисады үсеше йогынтасында арткан. 2018 елда тулаем территориаль продукт күләме 80 млрд сумнан арткан, үсеш - 9%. Сәнәгать җитештерүе индексы 103% тәшкил иткән. Районның эре һәм урта предприятиеләре табышы 22 млрд сумнан арткан.

Татарстанның Лениногорск районында “Татнефть” һәм кече нефть компанияләре эшли. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен күп эшләр башкарыла. 2018 елда 30 эшмәкәргә 21 миллион сумга якын субсидия бирелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/06/180312/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев