Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2018 ЕЛДА ТАТАРСТАНЛЫЛАР ӨЧЕН СОЦИАЛЬ ТҮЛӘҮДӘ НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР БАР?

Республикада, керемнәрне исәпкә алып, 15 социаль ярдәм чарасы бирелә. Бу ярдәмнән 1,2 млн кеше файдалана. Алар өчен социаль түләүнең күпмегә артачагын " Татар-информ" мәгьлүмат агентлыгы белеште. Республика законы нигезендә, айлык акчалата түләүнең күләме төбәк ташламасына ия булучылар өчен 2018 елда инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып индексацияләнәчәк. Индексациянең коэффициенты 1,04 куләмендә билгеләнгән....

Республикада, керемнәрне исәпкә алып, 15 социаль ярдәм чарасы бирелә. Бу ярдәмнән 1,2 млн кеше файдалана. Алар өчен социаль түләүнең күпмегә артачагын " Татар-информ" мәгьлүмат агентлыгы белеште.

Республика законы нигезендә, айлык акчалата түләүнең күләме төбәк ташламасына ия булучылар өчен 2018 елда инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып индексацияләнәчәк.


Индексациянең коэффициенты 1,04 куләмендә билгеләнгән. "Татарстанда 79 төрдә социаль ярдәм каралган. РФ законы нигезендә, алар индексацияләнәчәкләр. Безнең өчен һәм яшь гаиләләр өчен иң зур шатлык - 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Ул студент гаиләләр һәм яңа гына хезмәт юлын башлаган яшьләргә зур ярдәм булачак. Минем уйлавымча, бу чара яхшы нәтиҗә бирәчәк һәм безнең республикада балалар кубәер", - ди ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә ачыклык керттеләр. Федераль ташламадан файдаланучыларга бирелә торган айлык түләүнең күләме елга бер тапкыр, агымдагы елның 1 нче февраленнән куллану бәяләренең артуыннан чыгып индексацияләнә.

Индексацияләү коэффициенты Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Федераль ташламадан файдаланучыларга ай саен бирелә торган акчалата түләүләр ведомствада әлегә бирелмәгән.

"Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен тәкьдим итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Аерым игьтибар өлкән буын гражданнарына һәм балалы гаиләләргә бирелә", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәте ведомствосында.

Алынган мәгьлүматларга караганда, 2018 елның башында төрле социаль ярдәм чараларыннан республикада 1,68 миллион кеше файдалана. Социаль ярдәм чараларының 79ы республикада, 15 кешегә - керемнәрен исәпкә алынып бирелә. Адреслы социаль ярдәм күләме 2015 елдан 2017 елга кадәр 2,6 тапкырга артып 8 млрд сумны тәшкил итә, ягьни гомуми чыгымнарга юллана торган социаль ярдәмнең 65 процентын. Мондый ярдәмне кулланучылар 2015 елдан 3 тапкырга арткан һәм 1,2 млн кешене тәшкил итә.

Татарстанның социаль-икътисади сәясәте булып халыкның яшәү дәрәҗәсен һәм шул исәптән хезмәт хакын күтәрү өстенлекле юнәлеш булып тора. Хезмәт хакын арттыруда мөһим корал булып минималь гарантияләрне арттырудан гыйбарәт түләү тора.

Минималь хезмәт хакы күләме Россиядә 2017 елның 1 июленнән 7800 сум тәшкил итә. 2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме илдә 85 процент яшәү минимумы дәрәҗәсендә 9489 сум күләмендә урнаштырылачак. 2019 елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы зурлыгы белән 2018 елның икенче кварталына кадәр тигезләшә.

"Татарстанда 2017 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе бюджеттан тыш икьтисад секторы өчен аена 8848 сум тәшкил итә һәм 13 процентка гомумроссия күрсәткечләреннән артып китә. Килешүгә ТР профсоюзлар Федерациясе тарафыннан имза куела. ТР эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР Министрлар кабинеты Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме Россиядәгегә караганда югарырак (2018 елның 1 гыйнварыннан 9489 сум тәшкил итәчәк)", - дип хәбәр итәләр халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Килешүгә кул куюның төгәл датасы һәм минималь хезмәт хакының күләме әлегә билгеле түгел.

http://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев