Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

9 май - Җиңү бәйрәме белән!

Җиңү көне Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул, Дүрт күз белән зарыгып көткән көн. Күпме кайгы, югалтулар аша Илгә шатлык алып килгән көн. Җиңү көне җиргә килгән саен, Яфрак ярган саен бөреләр Яу кырында калган ир-егетләр Күңелләрдә кабат терелә. Ап - ак чәчле әнкәй, җиңгиләр бит Хаман көтә ирен,...

Җиңү көне

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.

Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.

Ап - ак чәчле әнкәй, җиңгиләр бит
Хаман көтә ирен, улларын.
Гомер буе әрни йөрәкләрдә
Яралары утлы елларның.

Бүген бәйрәм. Күздән яшь тамса да
Без бәхетле - аяз күгебез.
Саклап калсак иминлекне җирдә
Аяз булыр килер көнебез.

Радик Хәкимҗанов сүзләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев