Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Азнакайда шагыйрь Илдус Гыйләҗев вафат

Мәрхәмәтсез үлем арабыздан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гыйләҗев Илдус Сабир улын мәңгелеккә алып китте, дип яза "Маяк" газеты сайты. Илдус Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Азнакай районы Урсай авылында туган. Илдус Гыйләҗевнең беренче...

Мәрхәмәтсез үлем арабыздан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гыйләҗев Илдус Сабир улын мәңгелеккә алып китте, дип яза "Маяк" газеты сайты.

Илдус Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Азнакай районы Урсай авылында туган.

Илдус Гыйләҗевнең беренче шигырьләре 1962 елда дөнья күрә башлый. 1987 елдан ул ныклап иҗатка кереп китә. Аның "Җир китабы", "Серле мәгарә", "Хак сүз", "Чатыр тау тылсымы", "Яратканга күрә", "Кадерле китап", "Күкрәгемә тургай оялады", "Үземә кил", "Назга сусау", "Ихлас тойгылар" дигән китаплары дөнья күрде.

1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Илдус Сабир улы Гыйләҗев белән хушлашу 20 мартта 10.00 сәгатьтә Туйкә авылы мәчете янында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев