Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Азнакайдан 77 яшьлек физкультура укытучысы дөнья чемпионы булган

Рязань өлкәсенең Сасово шәһәрендә кышкы полиатлон буенча дөнья беренчелегендә үз яшь категориясендә аңа тиңнәр табылмаган Рязань өлкәсенең Сасово шәһәрендә кышкы полиатлон буенча дөнья беренчелеге узган. Турнирда Россиядән һәм якын чит илләрдән төрле яшьтәге спортчылар катнашкан, дип хәбәр ителә "Татмедиа" сайтында. "70 тән узганнар" категориясендә Азнакайдан Мәннәф Хуҗҗәтов Украина һәм Ленинград...

Рязань өлкәсенең Сасово шәһәрендә кышкы полиатлон буенча дөнья беренчелегендә үз яшь категориясендә аңа тиңнәр табылмаган

Рязань өлкәсенең Сасово шәһәрендә кышкы полиатлон буенча дөнья беренчелеге узган. Турнирда Россиядән һәм якын чит илләрдән төрле яшьтәге спортчылар катнашкан, дип хәбәр ителә "Татмедиа" сайтында.

"70 тән узганнар" категориясендә Азнакайдан Мәннәф Хуҗҗәтов Украина һәм Ленинград өлкәсеннән үзеннән яшьрәкләрне артта калдырып, 2644 балл җыеп, алтын яулаган. Мәннәф ага үзенең җиңүен ГТО комплексының 85 еллык юбилеена багышлаган.

Белешмә өчен. Профессиональ спорт төре сыйфатында полиатлон, СССРда 60 елдан артык гамәлдә булган ГТО комплексының варисы буларак, Россиядә 1992-1993 нче елларда барлыкка килгән. Кышкы полиатлонда ике төр һәм өч төр ярыш бар. Аларга чаңгыда йөрү, пневматик һәм кечкенә калибрлы винтовкадан ату, көч гимнастикасы керә.

Азнакайда Мәннәф Хуҗҗәтовны зур хөрмәт белән каршы алганнар, әмма аның алтын медале якташлары өчен әллә ни сюрприз булмаган, ни өчен дигәндә, Мәннәф аганы бала чагыннан ук бик хирыс спортчы, Сабан туйларыннан алып төрле халыкара беренчелекләрдә даими җиңүче итеп беләләр. Узган елда ул мәгариф хезмәткәрләренең II кышкы Спартакиадасында беренче урынны яулап, ветеран спортчылар арасында кышкы полиатлон буенча Татарстанның абсолют чемпионы исемен алган.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев