Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бахилны сатып бирүләре законлымы?

Поликлиникада я дәваханәдә табибка керер алдыннан “автомат” савыттан 10 сумга бахил сатып алырга мәҗбүр итәләр. Шунсыз табибка үткәрмиләр. Ә законлымы соң ул бахилны сатып бирү? Мин кайдадыр алар бушлай бирелергә тиеш дип укыдым. Илгиз.

Медицина хокукы үзәге җитәкчесе Андрей Карпенко бу уңайдан болай дип җавап бирә:
–Бахил өчен акча сорау, аеруча дәүләт муниципаль медицина оешмаларында, законсыз. Әгәр ниндидер кагыйдәләргә таянып, сездән бахил өчен акча таләп итәләр икән, тиешле кәгазьләрне, документларны күрсәтүләрен сорагыз. Бөтен хикмәт тә шунда – пациенттан бахил сатып алырга мәҗбүр итүче норматив документлар юк. Ә менә дәваханәгә үзегез белән алмаш аяк киеме, я үзегезнең бахилны алып килегез дип үтенергә мөмкиннәр. Бу бигрәк тә интенсив терапия бүлегенә, я операциядән соң авырулар яткан палатага кергәндә кирәк.
Тагын шунысы да бар – бахил “сатучы” автоматны еш кына дәваханә түгел, ә бу медучреждениедә автомат куелган урынны арендага алып торучы бөтенләй чит оешма урнаштыручан. Ягъни бахил сатудан кергән акчалар да сәламәтлек саклауга түгел, ә коммерсант кесәсенә кереп бара.

http://www.omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X