Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бала белән өйдә утыручыга компенсация бармы? (сорау-җавап)

Минем кызым бала карау өчен бирелә торган ялда утыра. Аңа хезмәткә яраксыз кешене карау-тәрбияләү буенча компенсация билгеләп буламы? дип сорый Наилә. -Хезмәткә яраксыз кешене караган өчен компенсация түләве хезмәткә яраклы эшләмәүче кешегә билгеләнә. Әгәр сезнең кызыгызга бала карау өчен отпуск эш бирүче тарафыннан бирелгән икән, бу очракта кызыгыз хезмәт мөнәсәбәтендә...

Минем кызым бала карау өчен бирелә торган ялда утыра. Аңа хезмәткә яраксыз кешене карау-тәрбияләү буенча компенсация билгеләп буламы? дип сорый Наилә.
-Хезмәткә яраксыз кешене караган өчен компенсация түләве хезмәткә яраклы эшләмәүче кешегә билгеләнә. Әгәр сезнең кызыгызга бала карау өчен отпуск эш бирүче тарафыннан бирелгән икән, бу очракта кызыгыз хезмәт мөнәсәбәтендә (трудовое отношение) тора һәм аңа әлеге компенсацияне билгеләп булмый. Әгәр кызыгыз хезмәт мөнәсәбәтендә тормый, шәхси эшмәкәр булып теркәлмәгән, мәшгульлек үзәгендә исәптә түгел, пенсия алмый икән, аңа хезмәткә яраксыз кешене карау өчен компенсация түләнә ала.
Сорауга Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Руслана Хәйруллина җавап бирде
Фото:https://go.mail.ru/search_images?rf=1514499&fm=1&gp=900010&q=%D1%81%D0%BE%D1%80%D0%B0%D1%83-%D2%97%D0%B0%D0%B2%D0%B0%D0%BF%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=457466953531122525

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев