Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

БЕР ИР-АТ МУНЧАДАН КАЙТКАНДА ҮЛГӘН

Ир-атның аягы таеп китә һәм ул башы белән бәрелә. Казанның 1 май урамында урнашкан мунчада 50 яшьлек ир-ат баскычтан егылып төшеп вафат булган, дип хәбәр итә "Татарстан 24" телеканалы. Шаһитләр сузләренчә, фаҗигә фойега илтә торган узәк баскычта була. Мунчада юынганнан соң, 50 яшьлек ир-ат абыйсы белән киемнәрен җыеп кайтырга чыгып...

Ир-атның аягы таеп китә һәм ул башы белән бәрелә.

Казанның 1 май урамында урнашкан мунчада 50 яшьлек ир-ат баскычтан егылып төшеп вафат булган, дип хәбәр итә "Татарстан 24" телеканалы.

Шаһитләр сузләренчә, фаҗигә фойега илтә торган узәк баскычта була. Мунчада юынганнан соң, 50 яшьлек ир-ат абыйсы белән киемнәрен җыеп кайтырга чыгып барганда аягын авырттырып баскычтан аска егылып төшә. Башы белән бетон баскычка бәрелгәч, авыр тән җәрәхәтләре алган ир-ат шунда ук җан бирә. Тиз килеп җитсәләр дә, табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Фаҗига шаһитләре ир-атның аек булмавын кире какмыйлар, шунлыктан баскычтан төшкәндә тизлекне саклап кала алмыйча егылган, дип фаразлыйлар.

http://intertat.tatar/hewef_heter/tatarstanda-ber-ir-at-munchadan-kaytkanda-lg-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев