Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бердәм кайнар линия көне уздырыла

17 майда, Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә гражданнар өчен кайнар линия телефоннары хезмәт күрсәтә. Бу көнне республика халкы әлеге хезмәт аша гадиләштерелгән рәвештә күчемсез милеккә хокук теркәү ("Дача амнистиясе"), дәүләт пошлинасы күләме, аның срогы һәм башка мәсьәләләр турындагы сорауларына җавап таба алачак. Кайнар линия телефоннары 8:00-17:00 сәгатьләрдә эшли....

17 майда, Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә гражданнар өчен кайнар линия телефоннары хезмәт күрсәтә.


Бу көнне республика халкы әлеге хезмәт аша гадиләштерелгән рәвештә күчемсез милеккә хокук теркәү ("Дача амнистиясе"), дәүләт пошлинасы күләме, аның срогы һәм башка мәсьәләләр турындагы сорауларына җавап таба алачак.

Кайнар линия телефоннары 8:00-17:00 сәгатьләрдә эшли.

Моннан тыш сорауларыны идарәнең Үзәк аппаратына шалтыратып, Росреестрның ТР буенча идарәсенең физик затлар хокукларын теркәү бүлеге җитәкчесе урынбасары Динә Җантимеровага да биреп була.

Кайнар линия телефоннары Идарәнең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) Граҗданнар мөрәҗәгате - Кайнар линия бүлегендә бирелгән.

Моннан тыш май аенда Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчелеге тарафыннан күчмә кабул итүләр дә оештырыла. Алар - 19 майда (10:00-12:00) - Биектау районы бүлегендә (84365) 3-28-55) һәм 24 майда (10:00-12:00) Әлмәт бүлегендә (8553) 43-02-22) оештырыла. Кабул итүгә күрсәтелгән телефоннар буенча алдан язылырга кирәк.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев