Заман сулышы

Безгә нинди грипп килә?

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, россиялеләрне гриппның "кискен чоры"на кадәр медицина битлекләре һәм юыну чаралары алып куярга өнди. Әмма әлегә вируска каршы кулланыла торган препаратлардан файдаланмаска тәкъдим итә. - Әлегә грипп килде, дип әйтергә иртәрәк. Әмма аннан саклану чараларын алып куя башласагыз ярый, - ди ул. Саклану чаралары дигәндә, җитәкче битлекләр,...

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, россиялеләрне гриппның "кискен чоры"на кадәр медицина битлекләре һәм юыну чаралары алып куярга өнди. Әмма әлегә вируска каршы кулланыла торган препаратлардан файдаланмаска тәкъдим итә.

- Әлегә грипп килде, дип әйтергә иртәрәк. Әмма аннан саклану чараларын алып куя башласагыз ярый, - ди ул.

Реклама


Саклану чаралары дигәндә, җитәкче битлекләр, юыну чаралары һәм градусниклар турында әйтә.

Аның сүзләренә караганда, эпидемиолог-белгечләр берничә көннән соң вируска бәяләмә бирәчәк. "Без берничә көннән соң вируска бәяләмә бирәчәкбез, аның нәрсәгә сизгер булуын һәм аңа каршы нинди даруларның нәтиҗәле булачагын ачыклаячакбыз", - диде Анна Попова.

http://shahrikazan.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: