Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Безгә язалар: йолдызлы декада

Мондый талантлы балаларыбыз, үсеп килүче буын булганда, телебез дә югалмас, милләтебез дә яшәчәк дигән фикергә ышанычым арта гына бара.


Ноябрь аеның соңгы ункөнлеге шәһәрдәге белем учагы -11нче гимназиягә  зур уңышлар китерде. Республикакүләм “Ял көне мәктәпләре һәм  этнокультура юнәлеше булган мәктәпләр фестивале”ндә  “Энҗе бөртекләре” фольклор төркеме 2нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Бу төркем гимназиябездә уңышлы гына эшләп килә.

“Бәхет йолдызы” бәйгесе, чыннан да, безнең өчен бәхет – җиңү  китерде.Чаллы шәһәрендә узган республикакүләм “Бәхет йолдызы” татар җыры бәйгесендә Фәиз Хөсәенов 3 дәрәҗә лауреат, Дамир Динекаев 1 дәрәҗә дипломант, Гаделия Харрасова 3 дәрәҗә дипломант, Алсу Мортазина 1 дәрәҗә дипломант һәм Наилә Вильданова 3 дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар.

Казан шәһәрендә “Сәйяр” исемле мәктәп театр коллективлары арасында узган бәйгенең финалистлар исемлегенә кергән “Айсылу” драма түгәрәге укучылары лауреат исемен яулап кайттылар. Бу балалар күренекле язучылар, актерлар белән очрашуга бик шат булдылар.

Югарыда аталган фестиваль-бәйгеләргә укучыларны югары дәрәҗәдә чыгыш ясарга өйрәтүче педагоглар- Зөмәрә  Шәрапова, Рошания  Хәсәншина һәм  Фәридә Әхмәтшина. Укучылары белән беррәттән укытучылар да сәнгать өлкәсендә үзләренең осталыкларын  күрсәттеләр. Мәгариф системасының профсоюз комитеты тарафыннан оештырылган профессиональ  осталык бәйгесендә бию номинациясе буенча 3нче призлы урын алдылар.

Әлегә менә шундый уңышларыбыз бар. Барлык җиңүчеләрне дә зур уңышлары белән тәбрик итәбез. Иҗат чишмәләре һәрчак кайнап торсын, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын иде талантлы укытучыларыбызга һәм укучыларыбызга.

Фәридә Әхмәтшина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев