Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Безне ташлап китмәгез (Түбән Чыршылыдан язалар)

Озакламый язны чакырып сыекчык, карга бураннары башланыр. Көтеп алабыз шул җылы яктан кайткан кошларны, бигрәк тә сыерчыкларны.Оялар ясап каршы алабыз. Аларга багышлап шигырләр, җырлар язабыз. Сыерчыклар исә әзер өйләргә кереп бер ике тапкыр сайрыйлар да, бала чыгару белән тагын урманнарга китеп югалалар. Ә бу вакытта яныбызда ел буе яшәп яткан...

Озакламый язны чакырып сыекчык, карга бураннары башланыр. Көтеп алабыз шул җылы яктан кайткан кошларны, бигрәк тә сыерчыкларны.Оялар ясап каршы алабыз. Аларга багышлап шигырләр, җырлар язабыз.

Сыерчыклар исә әзер өйләргә кереп бер ике тапкыр сайрыйлар да, бала чыгару белән тагын урманнарга китеп югалалар. Ә бу вакытта яныбызда ел буе яшәп яткан чыпчыкларга, нигәдер, игътибар бирмибез. Чынлыкта бит чыпчыклар чын патриотлар, безнең белән озын кыш айларны уздыралар, кызу җәйге көннәрдә дә безне ташлап китмиләр. Сыерчыкларны көткән буласыз, ә безне күрмисез, дип чыркылдашалар төсле.

Чыпчыкларга игътибар бирмәсәк тә, аларның әһәмияте бик зур. Хәтта бөтен бер Кытай халкын ач үлемнән саклап калган нәни кошлар икән. Ә хәл болайрак булган.1958 елның 18 мартында Кытайда коммунистлар партиясе җитәкчесе Мао Цзэдун чыпчыкларга каршы сугыш игълан итә. Аның уйлавы буенча, чыпчыклар бик күп бодай бөртекләрен ашыйлар һәм алар аркасында илдә ашарга ипи җитми икән. Аларны ауларга бөтен кеше, хәтта мәктәп балалары да чыгарыла.
Кош-кортларны куркытып, кунарга ирек бирмичә, бераз кугачтын, алар хәлсезләнеп җиргә төшеп үләләр. Нәтиҗәдә, үлгән кошлардан берничә метр биеклектәге таулар өелә. Планны арттырып үтәү турында рапортлар бирелә. "Ачлыкны бетерәбез, инде яхшы яши башлыйбыз", дип бөтен кеше шатлана. Ләкин шатлык озакка бармый, бөҗәкләрне, кошлар ауламагач, корткычлар гаять күп үрчи һәм үсемлекләрне ашап бетереп баралар.
Илдә ашарга булмау сәбәпле, ачлыктан мллионлаган кеше үлә. Илгә глобаль куркыныч яный башлый. Ялгышын аңлаган Коммунистлар партиясе башка илләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр була. СССР һәм Канададан күпләп кошлар кайтарыла. Нәтиҗәдә, чыпчыклар корткыч-хәшәрәтләрне аулап, Кытай халкын үлемнән саклап калалар.
Бер кирәксез тоелса да, чыпчыклар да бик кирәк икән. Шулай булгач, яшәгез инде сез безнең кырыйда! Безне ташлап китмәгез.
Ришат Әхмәдиев, Түбән Чыршылы
Фото: http://darivesmir.ru/vorobey_na_letu_kartinki.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев