Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Халыкара гаилә көне

Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көне 1994 елдан билгеләнә. 
ГАИЛƏ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны.

Кош канаты - пар белән, ир канаты - яр белән. 

Гаилә - ул җан тынычлыгы таба торган урын. 


Гаилә - ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын. 


Гаилә - ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын. 


Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилә ул - әти, әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан - буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. 
Барыгызны да Гаилә көне белән кайнар котлыйбыз, гаиләләрегезгә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек телибез, балалар куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!

Евгений Благодаров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X