Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Лениногорскида янгын сүндерүчеләрне хөрмәтләделәр (ФОТОлар)

Бүген Россия янгын сүндерү хезмәтенә 370 ел тулу уңаеннан Мәдәният сараенда янгын сүндерүчеләргә багышланган истәлекле  чара булып узды. Анда Лениногорск районы җитәкчелеге һәм янгын сүндерү составы һәм ветераннары катнашты.

Батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек асыл сыйфатлары белән аерылып торган кешеләрне - янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр башлыгы Рягать Хөсәенов котлады.

- Янгынга каршы көрәшүчеләр һөнәре – иң авыр һәм җаваплы профессияләрнең берсе. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә, - диде ул.

Авыр хезмәтләрендә нык саулык, гаиләләренә иминлек теләде һәм хезмәт алдынгыларына  Мактау грамоталары тапшырды. Бәйрәм тантанасында шулай ук «Лениногорскнефть» идарәсенең хезмәтне саклау бүлеге әйдәп баручы инженеры Алик Закиров, «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 11 нче отряды» федераль дәүләт казна учреждениесенең 66 янгын-коткару бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Андрей Ненад, 11нче янгын-коткару бүлеге начальнигы Ленар Чумарин чыгыш ясадылар.

Хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, алар - Камил Суфиянов, Хәмзә Яфиров һәм Александр Тимошкин.

Бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды: матур  җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. 

Материалны Зилә Мөдәррисова әзерләде

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев