Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөтендөнья татар конгрессы Лениногорск бүлекчәсенең отчет-сайлау җыелышы үтте (ФОТОЛАР)

Лениногорскида Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең отчет-сайлау җыелышы үтте. Анда шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк һәм бүлекчә әгъзалары катнашты.

Җирле бүлекчә җитәкчесе Миләүшә Идиятова башкарган эшләргә хисап тотты. 2019 елга планлаштырылганнарны әйтеп үтте. "Район һәм шәһәр буенча узган барлык чаралар да татар конгрессының җирле бүлекчәсе эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп барды һәм барачак", - ди Миләүшә Исхаковна. Киләчәккә планнар белән таныштырганда, мөһим бер юнәлеш, яшьләр юнәлеше буенча эшчәнлек алып бару планлаштырылганын әйтеп үтте. Аның өчен җаваплы кеше дә сайланды - ул Марат Габдрахманов. Җыелышта яңа состав та сайланды, ул 20 кешедән торачак, шуның 7-8е актив буларак билгеләп үтелде.

Бүлекчә эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды. Җитәкчесе итеп кабат Миләүшә Исхак кызы Идиятова сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев