Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бу йорт бөтен Бөгелмәгә “җенле йорт” дип таныла

Шәһәребезнең иң зур паркы яныбызда гына. Аның уртасында күл дә бар. Күл янында сәламәтлекләрен ныгытырга теләүчеләр өчен күп төрле физкультура һәм гимнастика снарядлары тезелеп тора. Паркка төшкән саен без иптәшем белән һәрчак аларда сөяк-мускулларыбызны яздырып алабыз. Соңгы төшүебездә бер танышым безгә, бу булган хәл дип, түбәндәгеләрне сөйләде.

Бу үткән гасырның 60нчы елларында Бөгелмә шәһәрендә була. Шәһәр ул елларда күпчелек бер катлы һәм агач йортлардан тора. Шундый йортларның берсендә ялгызы бер хатын яшәп ята. Эчми, тартмый, тыныч кына гомер кичерә. Беркөнне эштән кайткач, ул стена буендагы өстәлнең идән уртасына күчкәнен һәм аның янына тезелгән дүрт урындыкны күрә. Бөтен әйберләрен тикшерә, барысы да урынында, ишек, йозак, тәрәзәләр дә ватылмаган, ачылмаган. Чормага менеп түбәне дә тикшерә, аннан да керүче булмаган. Мондый хәл хатын эштә вакытта тагын кабатлана. Шуннан хатын бу гамәлләрне кем башкара икән дип, эшенә бармый кала. Бер үзгәрешсез көн дә, төне дә үтә, иртән ишек шакыйлар.  

– Кем бар анда?  

– Бу – мин, синең бригадир Иван Петрович. Кичә эшкә чыкмагач, ялгыз кеше белән нәрсә булмас дип, хәлеңне белергә килдем.  

Ул килгәч, хуҗабикә аңа өйдә булган хәлләрне сөйләп бирә. Бригадир курка торганнардан түгел, хатынны эшкә җибәрә дә, өстәл-урындыкларны кем күчерүен белү һәм тотып арт саннарын укыту нисбәтеннән, сиртмәле карават астына кереп яшеренә һәм бер күзе белән генә бүлмәне күзәтә башлый. Хуҗабикәнең китүенә күпмедер вакыт үткәч, идән капкачы ачылып, аннан ап-ак сакал-чәчле, ап-ак киемле дүрт әрвах чыгып, җәһәт кенә өстәлне идән уртасына күчереп, тирә-ягына урындыклар куеп утырып, кешелекнең ничек бетәсе хакында әңгәмә корып җибәрәләр.  

Берсе бу дөнья ут аркасында бетәр ди, икенчесе – су аркасында ди, өченчесе – чирдән, алкоголь-наркотиклардан ди. Дүртенчесе исә: “Иван Петрович, син нәрсә уйлыйсың, чыгып әйт әле”, – ди.  

Аның йөзе күренү белән тегеләр томанга әйләнеп юкка чыгалар, артларыннан идән капкачы гына ябылып кала.

 Хуҗабикә кайтып кергәндә бригадир аркасын караватка терәп идәндә утыра. Чәчләре агарган, селкенми дә, сөйләшми дә, бер ноктага текәлеп тик утыра. Әллә бу үлгән инде дип, хатын аңа төрткәч кенә ул аңына килә һәм бөтен күргәннәрен сөйләп бирә. Шуннан хатын барлык кирәкле әйберләрен җыеп, туганнарына китә һәм бу йорт бөтен Бөгелмәгә “җенле йорт” дип таныла. Киләчәктә аны сүтеп, астын казыйлар һәм кайчандыр күмелгән дүрт кабергә юлыгалар.

     Абугали ГАЛИМОВ, Чаллы    

Татарстан яшьләре  

 Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=23921

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X