Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Булмас димә... Мәче 14 елдан соң хуҗасын тапкан

Җирән буйлы Кече Томас кушаматлы мәче 14 ел югалып торганнан соң хуҗасы Перри Мартин белән очраша. 2002 елда Кече Томасның тиресе астына ветеринар микрочип урнаштырган була. Анда хуҗасының телефон номеры һәм адресы хакындагы мәгълүматны кертә. 2004 елдагы "Жанна" давылыннан соң Перри мәчесе белән икенче шәһәргә күченә, ләкин анда песи югала....

Җирән буйлы Кече Томас кушаматлы мәче 14 ел югалып торганнан соң хуҗасы Перри Мартин белән очраша.
2002 елда Кече Томасның тиресе астына ветеринар микрочип урнаштырган була. Анда хуҗасының телефон номеры һәм адресы хакындагы мәгълүматны кертә. 2004 елдагы "Жанна" давылыннан соң Перри мәчесе белән икенче шәһәргә күченә, ләкин анда песи югала. Хуҗасы хәтта "Хайваннарны яклау җәмгыяте"нә дә хәбәр итә, эзли аны. Әмма мәче табылмый. Перри аны машина астында тапталып үлгән дип уйлый.
Күптән түгел мәчене хуҗасыз хайваннарны тоту хезмәте приютка урнаштыра. Мәченең микрочипын тикшергәч, аның 14 ел инде качкын булуы ачыклана. Кече Томас хакында Перри Мартинга хәбәр итәләр. Хуҗасына кайткач, башта 18 яшьлек мәче берни дә ашамаган диярлек, йоклаган да йоклаган. Әле ул акрынлап аякка басып килә, һәм Перри сүзләре буенча, аны исенә төшерә башлаган.
http://omet-rb.ru/arkhiv/arkhiv-2016/149-ya-alyklar-tasmasy/3830-m-che-14-eldan-so-khu-asyn-tapkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев