Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел пенсияләрне тагын бер тапкыр индексацияләү карары кабул ителмәгән

"Бу тема фикер алышуларның үзәгендә", - дигән Ольга Голодец. Россия вице-премьеры Ольга Голодец 2016 елда пенсияләрне тагын бер тапкыр индексацияләү турында Хөкүмәттә фикер алышулар бара, әмма аның буенча карар әле кабул ителмәгән, дип белдергән. Бу хакта "Ведомости" яза. "Без хәзер моның өстендә эшлибез, тиздән хәл итәрбез дип өметләнәм. Әлегә бездә...

"Бу тема фикер алышуларның үзәгендә", - дигән Ольга Голодец.

Россия вице-премьеры Ольга Голодец 2016 елда пенсияләрне тагын бер тапкыр индексацияләү турында Хөкүмәттә фикер алышулар бара, әмма аның буенча карар әле кабул ителмәгән, дип белдергән. Бу хакта "Ведомости" яза.

"Без хәзер моның өстендә эшлибез, тиздән хәл итәрбез дип өметләнәм. Әлегә бездә төгәл дата юк, исәпләүләр, фикер алышулар бара. Бу тема фикер алышуларның үзәгендә", - дигән вице-премьер пенсияләрне индексацияләү вакыты турындагы сорауга җавап биреп.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү мәсьәләсе, аның сүзләренчә, каралмаган. "Без моны карамадык. Без хәзер яртыеллык нәтиҗәләрен санау белән мәшгуль", - дигән вице-премьер.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев