Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чүпрәле районында яшәүче 86 яшьлек Закир Шәрәпов сайлауларга чаңгыда килгән

Авыл кешесе, аеруча өлкәннәр һәр эшне иртән тәмамларга өйрәнгән. Шуңа да Татарстанның Чүпрәле районы Иске һәм Яңа Задур авыллары халкы сайлау участогына иртән үк килгән иделәр. Араларында 86 яшьлек Закир абый Шәрәпов сайлауларга чаңгы белән килгән, дип яза район газетасы. "Үз гомеремдә беренче тапкыр сугыштан, 1946 елда сайларга туры килде....

Авыл кешесе, аеруча өлкәннәр һәр эшне иртән тәмамларга өйрәнгән. Шуңа да Татарстанның Чүпрәле районы Иске һәм Яңа Задур авыллары халкы сайлау участогына иртән үк килгән иделәр. Араларында 86 яшьлек Закир абый Шәрәпов сайлауларга чаңгы белән килгән, дип яза район газетасы.

"Үз гомеремдә беренче тапкыр сугыштан, 1946 елда сайларга туры килде. Ә мондый кар-буранлы сайлаулар минем хәтеремдә икенче тапкыр булды. Шуңа да чаңгы белән килергә туры килде", - ди актив тормыш рәвеше алып баручы ветеран.

Россия Президентын сайлаулар хакында исә ул, һәркем үз фикерен белдерергә тиеш, ди. "Мин исә, илебез тыныч, имин, әйбәт булсын өчен, дип үз тавышымны бирдем", - диде Закир абый Шәрәпов.

http://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев