Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Динар Хәйбриев – “Аударыш” ярышының җиңүчесе

Быел Лениногорск Сабан туенда “Аударыш” ярышында Кыргызстаннан килгән вәкил дә катнашты.


Әлеге ярышлар безнең Сабантуйда өченче тапкыр уздырыла, беренчесе 2019 елда булган иде.

Сабантуйда “Аударыш” бәйгесен халыкка күрсәтү  – татар атлары үрчетүче фермер Фәрит абый Нәбиуллин тәкъдиме, ул аның инициаторы.

-    Татар халкының бер генә бәйрәме дә ат ярышларыннан башка узмаган.Борынгы Болгар авылларында көндәшеңне ат өстеннән төшерү бәйгесе элек Сабантуйларда киң таралган иде. Бу безнең ата-бабаларыбыздан калган уен. Без Татарстанда беренче булып әлеге уенны кайтардык. Әле менә Сарман, Зәй районнарында да шушы ярышны уздырдык. Андагы милләттәшләр дә ошатты. Хәзер сабантуйдан соң Карабашка китәбез, анда да уздырабыз, - ди Фәрит Нәбиуллин.

Лениногорскидагы ярышта 8 катнашучы иде.Ат өстендә утыручы егетләр нык, берсенең дә бирешергә исәбе юк. Әлеге уенда җайдакларга көч белән бергә, кыюлык һәм батырлык та кирәк. Быел Кыргызстаннан килгән вәкил – Куба Суралбеков катнашты һәм икенче урын алды. Беренчелек – Кирлегәч егете Динар Хәйбриевта. 

Беренче урынга бәрән һәм акчалата бүләк, икенчегә – каз һәм акчалата бүләк, өченчегә әтәч һәм акчалата бүләк бирелде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев