Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасы депутаты сайлау комиссиясенә документларын тапшырды

Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров сайлауларда катнашу өчен округ сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Ул сайлауларда Әлмәт бер мандатлы округы буенча катнаша. - Бу бер яктан зур дәрәҗә, икенче яктан зур җаваплылык сорый. Мин Әлмәттә тудым, андагы хәл ителергә тиешле проблемалар һәм бурычлар турында ишетеп кенә белмим, аның бөтен җаваплылыгын яхшы...

Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров сайлауларда катнашу өчен округ сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Ул сайлауларда Әлмәт бер мандатлы округы буенча катнаша.
- Бу бер яктан зур дәрәҗә, икенче яктан зур җаваплылык сорый. Мин Әлмәттә тудым, андагы хәл ителергә тиешле проблемалар һәм бурычлар турында ишетеп кенә белмим, аның бөтен җаваплылыгын яхшы күзалыйм. Татарстан командасында булу - республика алгарышы өчен һәр көн хезмәт куючылар арасында булу дигән сүз. Республикабыз чәчәк атсын өчен бөтен көчемне бирергә әзермен, - ди Ринат Хайров.
Бүгенге көндә Әлмәт бер мандатлы округы буенча өч кандидат сайлау комиссиясенә документларын тапшырган. Алар - ЛДПР партиясе әгъзасы Валерий Алейников белән коммунист Эдуард Мәхәммәтшин.
Кандидатлар документларын 23 июльгә кадәр тапшырып бетерергә тиеш. Аларны тапшыру процессы ике этапта уза. Беренче пакетны тапшыргач, өч көн эчендә кандидатлар махсус сайлау счеты ача, бөтен агитация чаралары шуннан финанслана. Аннан соң сайлау комиссияләренә документларның икенче пакетын тапшыралар (3 августка кадәр) һәм ун көн дәвамында комиссияләр кандидатларны теркәү турында карар кабул итә. Шул рәвешле Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның фамилияләре 13 августка билгеле була.
Исегезгә төшерәбез, 27 июньдә «Бердәм Россия» федераль съездында партия федераль исемлегенең Татарстан территориаль төркеменә барлыгы 14 кандидат керде, 6 кандидат бермандатлы округлар буенча тәкъдим ителде. VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе исемлегендә республика төркемен Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Бүгенге көнгә алты бер мандатлы сайлау округларында депутатлыкка 46 кандидат дәгъва кыла. Барлык округларда үз кандидатураларын дүрт парламент партиясе, шулай ук «Коммунисты России» белән «Родина» партияләре тәкъдим итте. Дүрт кандидат «Парнас», өчәү - «Яблоко» һәм берәү «Партия пенсионеров за справедливость»тан бара. Ике кеше сайлауларга үз-үзләрен тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев